– Ләйләгөл…
Иңнәремдә кемнеңдер йомшак кулларын тоеп уянып киттем.

Азапланып кына башымны күтәреп карасам, тирә-юньдә куе караңгылык, һәм яп-якында күрше кызы Диләрәнең йөзе шәйләнә. Диләрә? Төн уртасында? Бездә?
– Әйдә, тор әле, дим, чыгыйк әле.
Идән сайгакларын шыгырдатмаска (алары әле тавышланырга гына тора), ишек яңакларына бәрелмәскә, юлда очраган урындыкларны аудармаска тырышып, өйалдына чыктык. Өй ишеген этеп куйгач, Диләрә, ниһаять, телгә килде:
– Апаңны урлап алып киттеләр бит!
– ?!
– Минут эчендә булды ул. Бакча башыннан кайтып бара идек әкрен генә. Берзаман ыжгырып бер КамАз килә. Чыжылдап килеп туктады бу, без аны-моны аңышканчы…
Диләрә сөйли дә сөйли, ә мин инде аны ишетмим. Ник ташлап кайтып киттем соң мин бүген апаны? Кичтән үпкәләштек, һәм, кирәк бит, нәкъ шул төнне! Йөрәкләрне үкенеч хисе телеп үтте. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Нәрсәдер эшләргә кирәк! Озак уйлап тормадым, чытырдап Диләрәнең кулына ябыштым:
– Кем урлаганын беләбез, әйдә, барыйк та кире алып кайтыйк!
Диләрә һаман сөйли икән әле.
– Йөрәкләр һаман дөп-дөп тибә, малай, – ди.
– Диләрә, безгә хәзер машина табарга кирәк!
– Каян? – диде Диләрә аптырап.
Чыннан да, каян табарга? Бөтен авылына өч җиңел машина бар микән безнең? Алары да бит әле кемнәрдә? Күпер төбе Гарәфи абыйларда – хатыны да, үзе дә кыюлык җитеп сүз катардай кешеләр түгел. Югарыч Хаҗи агайларда бар тагы. Анысын да төн уртасында уятам, димә – сугышта бер аягын калдырып кайткан фронтовик…. Шунда, рәхмәт яугыры, Диләрәкәем: «Рәфитнең машинасы да монда түгел бит, ичмасам», – дип әйтеп куймасынмы. Рәфит – Диләрәнең йөри торган егете. Машинасы – ГАЗмы, ВАЗмы шунда, колхозныкы. Колхозныкы булмый, чуртныкы булсын, безгә Киндер Күл авылыннан урап кайтырга транспорт булсын!
– Кая куйган соң ул машинасын?
– Кая булсын, үзләренең капка төбенә инде!
Түбән авылга бездән бер-ике чакрым ара. Бермәл бер-беребезгә карашып тордык та икәү йөгереп урамга чыктык.
Безнең каршыда зур электр лампасы, капка төпләре ялт итеп тора. Беркем юк сыман тоелган иде – Рәфитебез, әйтерсең, җир астыннан калыкты. Ул безнең кебек бала-чага түгел, егерме алты-егерме җиделәргә җитеп килә торган егет. Киндер Күлгә кадәр машина куып йөрисе килмәгәндер (аны бит әле Түбән Елгадан җәяүләп кайтып аласы да бар), әмма мәхәббәт тулы кечкенә коңгырт күзләрен челт-челт йомып, Диләрәгә карап торды да инде ул, нишләсен… Кыскасы, машина табылды. Диләрә белән саубуллаштык. Хәзер төнге делегация тәэсирлерәк, көчлерәк булсын өчен, өйгә кереп берәрсен уятырга кирәк иде. Тик әтинеме, әнинеме? Кайсысын? Иң элек әнине күз алдына китереп карадым мин. Башта куркынып, сүзнең ни турында барганын аңламый торачак, аннары: «Ай, Ходаем», – дип хафага төшәчәк, кай тарафка барырга белми озак кына бер урында таптаначак. Һәм ак яулыгын артка чөеп бәйләп: «Иртүк килеп җитәчәкләр апаңны сорарга, иртә хәзер җитә ул…» – дип сөйләнә-сөйләнә, мич башыннан күәс чиләге алып чыгып камыр изәргә тотыначак. Сорарга дип түгел шул, кызыгыз бездә дип әйтергә генә киләчәкләр, әни, матуркаем. Әгәр әтине уятып карасам… Шулай дип уйларга җөрьәт итеп кенә бетергән идем, Ходай рәхмәте, шыгырдап яңа өйнең ишеге ачылды. Бу инде, билгеле, әти. Кечкенә генә, матур гына өй салып куйды да ул бакча ягына, җәй буе берүзе шунда йоклый. «Нишләп торасың?» дип кырыс кына эндәште әти, лапаска үтеп барышлый, капка өстеннән төшкән ут яктысында мине шәйләп.
Әти безнең өйдәге иң куркыныч кеше инде ул. Аның урам яктан өйалды ишеген ачып, «Чыгыгыз әле берәрегез», – дип кычкырганы ишетелсә, без аның янында эшләүдән котыбыз алынып: «Бар, син чык, юк, син чык», – дип, бер-беребезне төрткәләшеп торабыз. Дөрес, алай да озак тора алмыйсың, кемгә дә булса, язмышына күнеп, тыз-быз килеп киенергә туры килә. Әни әйтмешли, әтинең аның талканы коры. Менә хәзер дә:
– Апаны урлап киттеләр! – диюемә бер дә исе китми җавап кайтарды:
– Урласалар – вакыт!
– Әти, апа бит аны яратмый!
Ни гаҗәп, ярату-яратмау кебек сүзләргә гел битараф түгел безнең әти – барган җиреннән шып туктады ул. Шунда гына мин аның шешенеп киткән күз кабакларына игътибар иттем. Эх, бу арада эчеп йөргән чагы әле әтинең!
– Авыртынам бит, – диде ул, икеләнә башлаганын сиздереп.
– Әти, мин машина таптым, хәзер Түбән авыл Рәфит машинасын алып менә. Апаны алып кайтыйк инде, әти!
– Ату анаңны да уятырга кирәк.
– Аны уятмыйбыз.
Әти ишегалды уртасында эндәшми-тынмый берара басып торды да өстенә кара пинжәген, ак чүпрәк «фуражкы»сын киеп чыкты. Мин мыштым гына аңа иярдем.
Караңгы август төне иде бу. Күк йөзен ястык-ястык болытлар каплаган. Җилсез, дымлы, җылы. Күңелләргә әллә-ниткән үкенечле сагыш уралырга тора. Машина-комбайн гөрелтесе инде тынган. Кызлы капка төпләреннән матайларның дырылдап кузгалып киткәне генә ишетелгәләп ала. Без икәү кантур каршына, олы юлга таба атлыйбыз. Әти әледән-әле канәгатьсез тавыш белән, миңа карамый гына әйтеп куя: «Авырткан килеш азаплап йөртәсең…» Мин эндәшмим.
Без авыл башына чыгып азмы-күпме торуга, Түбән авыл ягында, юлда машина уты күренде. Бу, рәхмәт яугыры, Рәфит иде.
…Апаны урлап киткән егетнең – Габделнурның безнең авылда күренүенә әле ай да юктыр. Аңа кадәр зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле чибәр Фәнисе бар иде апаның. Юктан гына ачуланышты алар. Әмма бар бит ул, бар. Менә шушында, биш чакрымдагы күрше авылда гына. Ә бу әллә-кайдагы Габделнурлар, гомер булмаганны, каян килеп чыктылар соң безнең клубка? Шуның белән сөйләшеп тордык бит әле, җитмәсә, абый белән бергә укыганнар, имеш. Ә ул апаны ике-өч көн озата килде дә, шундук өйләнергә. Алай ашыктырмаган булса, апа, бәлки, йөреп тә, әллә бәлкем, күнегеп тә киткән булыр иде. …Алар хәзер безне, билгеле, көтмиләр. Кыз урлау, сарык бәтие урлау түгел, кызны барып кире алып кайту уе ул инде авыл кешесенең башына да килми.
– Менә шушыдыр ул, – дип телгә килде, ниһаять, Рәфит, олы юлдан Киндер Күл урамына борылып байтак баргач. Капкалар төбенә кадәр ачык, урам, ишегаллары кеше белән тулган. Әнә Габделнур да шунда. Кабинадан сикереп төштем дә, беркемгә күз дә ташламый, яшен тизлегендә өйгә таба үттем. Мине туктатырга да, туктату түгел сүз катырга да кыймый калдылар, ахрысы.
Алгы якта берничә хатын-кыз өстәл әзерләпме-җыештырыпмы йөри. Мине күргәч, шып туктадылар, бөтерчек кебек кечкенә гәүдәле, олырак яшьтәге апа, (бу, күрәсең, Габделнурның әниседер) миңа җылы гына күз ташлагач, олы як ишегенә ымлады. Нәкъ безнеке кебек ишек төбендә тәбәнәк, юантык «шифоньер», янда – өстенә җәймә каплаган диван, түрдә – телевизор. Бүлмә чуар пәрдә белән икегә бүленгән. Апа исә пәрдә артында, тар гына караватта утырып тора.
– Ләйләгөл! – дип урыныннан кузгалды ул, мине күргәч, исе китеп.
Апа белән без икебез-ике төрле. Ул озын буйлы. Мин аннан нәкъ бер башка тәбәнәк. Һәм, «түгәрәгрәк», әби әйтмешли, «төптән юан чыккан». Менә хәзер кочаклаштык та басып торабыз шулай. Күрми торган биш-алты сәгать вакыт эчендә, мин аны сагынганмын да икән.
– Әйдә, апа, җыен, кайтып китәбез!
– Туктале, Ләйләгөл, – дип бүлдерде апа йомшак кына, – утыр әле. Почмактагы тар караватка утырдык. Ак-ак урын-җир иде бу. Апа ак төнге күлмәктән. Төнге күлмәктән?!
– Син нәрсә, калмакчы буласыңмы әллә?
Аның гел елмаерга әзер коңгырт күзләре бүген билгесезлек, курку, язмышына күнү һәм тагын әллә-ниләр белән тулган…
– Син нәрсә, апа?
– Аннары бәхетем булмаса, берәр эчә торган кешегә эләксәм…
Безнең бөтен курыккан – эчә торган кеше инде.
– Апа, – дим – саташмале! Синең бит әле Фәнисең дә бар.
Нигә ачуланышкан егетен искә төшердем – үзем дә белмим.
– Монда калсаң, син бит безнең кантурда эшли алмыйсың! – Ниһаять, кирәкле сүзне эзләп таптым кебек. Уянып киткәндәй булды апа, урыныннан кузгалып, урындык башына эленгән киемнәренә үрелде. Шулай булмыйча! Шаулап торган идарә йортында эшли бит ул, андагы уен-көлке… Төш җиткәндә, бакча артлап кына өйгә ашарга кайта. Безнең бакча турына җиткәч, бергә эшли торган кызларына кул болгап, мижага таба борыла. Безнең каралты-кура түбәнгәрәк урнашкан. Зәңгәр кашагалы әле уңарга, төссезләнергә өлгермәгән агач өй, биек лапаслар, ак мунча, бөтен каргаларны үзенә җыйган киң ябалдашлы карт имән, аның янәшәсендә бик кечкенә булып тоелган алмагачлар… барысы да шулкадәр күңелгә якын. Мижадан аска таба төшкәндә, очасы, жырлыйсы, елыйсы, тагын әллә ниләр эшлисе килә…
…Апа өстен алыштыруга, мин әтине искә төшердем.
– Әти дә килде мени? – диде апа, гаҗәпләнеп.
– Без Диләрәнең Рәфите белән, машина белән килдек.
– Әти исерек түгелме соң ул?
– Исерек түгел иде дә…
Апа миңа, мин апага карадым. Шайтан алгыры! Әти инде күптән кереп җитәргә тиеш иде бит! Әгәр… Бу шулхәтле мөмкин. Әтинең әле эчүен «дәвам итәсе» килгән вакыты (Без белмибезме инде!). Почмак саен чүгәләгән ул ир-атлар да әллә нәрсә эшләп утырмыйдыр.
Нәкъ шул чагында, рәхмәт яугыры, алгы якта ишек шыгырдап ачылды, һәм әтинең тыенкы гына исәнләшкәне ишетелде. Хәзер инде «фуражкы»сын арткарак шудырып башын кашып алгандыр – ят кешеләр белән очрашканда гел шулай итә ул. Әнә безнең янга кереп килә әти. Аллага шөкер, аек! Тик безнең «дошманнар» да йокламый шул – аның артыннан ук шешә күтәреп килеп керделәр. Кайсының кулында тәлинкә белән тозлы кыяр, кайсында – гөмбә…
– Бабай, тот!
– Кияү әйбәт! Мондый егеткә кыз бирергә була!
– Әйбәтме-юкмы, эш анда түгел, – диде әти, борын төбенә үк китереп терәлгән стаканны читкәрәк этеп, – Миңа Фаягөл белән сөйләшергә кирәк.
– Сөйләшсәгез дә, сөйләшмәсәгез дә, кайтып китә алмыйсыз бит инде, абзый, – дип әрсезләнеп каршы төште «кияү егетләре»нең берсе, арада юньсезе – машинагызның тәгәрмәчен тиштек.
– Сез нәрсә, безне шулай куркытмакчы буласызмыни? Фаягөл, кайтам, ди икән, мин кызларымны алам да турыдан җәяүләп алып кайтып китәм. Без машина юк, дип аптырап торучылармыни? Фаягөл, кызым, йә, нәрсә дисең? Әйт соңгы сүзеңне!
Һәм әти, үрелеп, апага аның чөйдә эленеп торган пиджагын алып бирде. Бу хәрәкәт шундук ыгы-зыгы китереп чыгарды – шешәне күздән югалттылар, бар әле сөйләшеп керегез, дип, Габделнур белән апаны этеп-төртеп урамга чыгарып җибәрделәр. Мин ни әйтергә белми бастым да калдым. Хәзер инде апаның биредә калачагы көн кебек ачык иде. Биш минут уздымы, унмы, унбишме… Ишектә, ниһаять, алар күренделәр. Габделнурның бөтен йөзе балкый, апа да ничектер ачылып киткән кебек. Бик матур иде ул бу минутта. Кыска итеп кистерелгән калын кара чәчләр, үзенә килешеп торган зәңгәрсу пиджак. Арган. Арса да, гадәттәгечә риясыз елмайган.
…Рәфитнең машинасын, чыннан да, сафтан чыгарганнар иде – безне өйгә КАМАЗ машинасы белән илтеп куйдылар. Шул апаны алып киткән КАМАЗ булгандыр инде ул. Әти инде, кода буларак, күрәсең, хәйран сыйланган. Шофер егет белән күңелле генә гәп корып кайта. Мин бушап, күңелсезләнеп калган басу-кырларны күзәтәм.
Әле кайчан гына нинди матур иде бит бу табигать. Агач яфраклары калын, ямь-яшел, ясап элгән кебек ялтырап торалар иде… Безнең каршыдагы Мәликә әбинең кеп-кечкенә калган иске өенә берьюлы биш-алты егет урнаштырганнар иде. Егет дисәң дә инде – техникумында укучы яшүсмер малайлар. Колхозга бәрәңге алырга җибәргәннәр. Ничә ел элек микән ул? Апа – унынчы класска, минем сигезгә күчкән ел булды микән? Капка төбеннән керәсе килмәгән хәтердә – икәүләп колонкадан сыңар чиләкләп кенә су ташыйбыз… Әле кайчан гына безнең «тур»га матае белән апаның Фәнисе килеп туктый иде. Бала-чагалар чикы-микы килешеп, йөгерешеп кереп әйткәч тә, апа күрше-тирәдән, өйдәгеләрдән кыенсынып, аның янына байтак гомер чыга алмый йөри иде әле. Караңгы төшә башлагач кына, матайны капкага сөяп калдырып, алар бергә клубка төшеп китәләр… Кайда калды соң шул чаклар? Кай арада узып китте безнең яшьлек?
…Шофер егет белән әти берни булмагандай сөйләшәләр.
– Бу кызыңны да урлыйбыз әле без синең, абзый!
– Кеше тиклем кеше урлау – эшмени ул, энем? Анишегә кызыкма син! – монысы әти. Үзе, минем гел «бетеп» кайтканны күреп, ачусыз гына ачулана: – Ә син алай тиз генә бирешмә әле, кызым!
Басу-кырлар, горизонтта күренеп торган каракучкыл урман, без кайта торган юлга терәлеп үк утырган текә «кырый» таулары кинәт кенә биешеп ала – мин күз яшьләре аша елмаерга тырышам…
Саубул, җәй…


Комментарий язарга