Логотип «Мәйдан» журналы

Саташу

Чәнечкеле кара болытлардан,Ятим җиргә тимер тамчы тама.Олы юлда йөри ач бүреләр,Әллә нинди кыргый бер замана.Ә мин чабам, качам заманадан,Өсләремә таулар ишелә.Тимер атта туган җиргә таба,Кансыз, денс...

Чәнечкеле кара болытлардан,
Ятим җиргә тимер тамчы тама.
Олы юлда йөри ач бүреләр,
Әллә нинди кыргый бер замана.
Ә мин чабам, качам заманадан,
Өсләремә таулар ишелә.
Тимер атта туган җиргә таба,
Кансыз, денсез яулар ишелә.
 
Ә мин чабам, качам заманадан,
Ярдәм сорап керәм урманга.
Бар да үлгән, тик ышаныч калган,
Тик ышаныч яхшы заманга.
Юлларыма ак чәчәктә булган,
Яшь куаклар сары яфрак коя.
Ике сабый ватык көзгеләрдән,
Курчакларга диеп төзи оя...
 
Төне буе җил улады бүген,
Салкын нурын түкте салкын ай...
Әнкәй, зинһар өчен уят мине,
Уят, әнкәй, мин саташам бугай.
 

 Булат ИБРАҺИМ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock


«Мәйдан» № 2, 2023 ел 

Комментарийлар