Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсакны язга кадәр ничек сакларга?

Башта аны озак итеп киптерергә кирәк, ә аннары...Суган һәм сарымсак язга кадәр яхшы саклансын, дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз.Саклау өчен артык “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп...

Башта аны озак итеп киптерергә кирәк, ә аннары...garlic-4197928_640
Суган һәм сарымсак язга кадәр яхшы саклансын, дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз.
Саклау өчен артык “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп булган язгы сарымсак киңәш ителә. Аларны түтәлдән җыеп алгач, озак итеп киптерергә кирәк. Суганны агач тартмаларда һәм үреп сакларга мөмкин.
Сарымсакны парафинлау да яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен сеткага тутырылган сарымсакны 2-3 секундка эретелгән парафинга тыгып алырга кирәк. Суынгач, киндер капчыкка тутырып, коры урынга элеп куялар. Шулай ук сарымсакны пыяла банкаларга он белән бутап тутырырга да була.
Суганны — 1-2, яки 18-22 градус, ә сарымсакны 1-3 градус җылылыкта сакларга мөмкин.
 
Фото: https://pixabay.com/

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sarimsakni-yazga-kad-r-nichek-saklarga-376669/

Комментарийлар