Логотип «Мәйдан» журналы

Сарымсак укларыннан файдалы тәмләткеч рецепты

Хәзер сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Вконтакте социаль челтәрендә аш-су блогеры Гөлчәчәк Каримуллина үзе яратып куллана торган тәмләткеч рецепты белән уртаклашкан."Сарымсакның укларын блендер аркы...

Хәзер сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Вконтакте социаль челтәрендә аш-су блогеры Гөлчәчәк Каримуллина үзе яратып куллана торган тәмләткеч рецепты белән уртаклашкан.



"Сарымсакның укларын блендер аркылы чыгарып берсенә сыек май белән тоз куштым (туңдыргычка куйдым, кыш өчен), ә икенчесенә майонез белән тоз кушып хәзердән ук кулланырбыз дип суыткычка куйдым. Икенче ашлар өчен менә дигән тәмләткеч ул. Кемнәрдер әлеге укларны маринадлый, кемнәрдер шул килеш кенә туңдыргычка сакларга куя. Сарымсакның суык тиеп чирләгәндә дә алыштыргысыз дәва чыганагы булуын онытмагыз", - дип язган ул.
Фото: https://vk.com/id84875682 (Вк Гульчачак Каримуллина)

https://intertat.tatar/ash-su/sarymsak-uklarynnan-faydaly-t-ml-tkech-retsepty-/

Комментарийлар