Логотип «Мәйдан» журналы

Сары помидор да утыртыгыз!

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.Сары помидорны бакчачылар аеруча яратып үстерә. Аның кызыл төстәгеләренә караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле.Алар ачы түгел, шуңа да ашказаны авыруы һәм а...

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.
sary-pomidor
Сары помидорны бакчачылар аеруча яратып үстерә. Аның кызыл төстәгеләренә караганда файдалырак булуын күпләр белмидер әле.
Алар ачы түгел, шуңа да ашказаны авыруы һәм аллергия булган кешеләр дә аны рәхәтләнеп ашый ала. Сары помидорда А провитамины күп, ул организмда А витаминына әверелә. Шулай ук, кан йөрешен яхшыртучы фолий кислотасы да күп.
Иң мөһиме - сары помидор яман шешкә каршы көрәшүче ретинолга бик бай. Аның күзгә дә, чәч һәм тырнакка да файдасы зур. Аның составындагы В витамины тире һәм нерв системасы өчен файдалы.
Сары томатлар итләч һәм бик тәмле була, алар фитофторозга да бик бирешеп бармый. Теплицага утырту өчен “Гигант лимонный”, “Желтое сердце”, “Илья Муромец” кебек сортлар яхшы була.
 
Фото: Sornyakov.ne

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар