Логотип «Мәйдан» журналы

Сания ӘХМӘТҖАНОВА: «Милләтебезнең киләчәгенә йөз тотам»

Журналыбызның апрель санында Сания Әхмәтҗанова белән әңгәмә чыгачак.Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (әдәби тәхәллүсе – Гәрәбә) 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педаго...

Журналыбызның апрель санында Сания Әхмәтҗанова белән әңгәмә чыгачак.
Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (әдәби тәхәллүсе – Гәрәбә) 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 20 елга якын Казанда башлангыч сыйныфлар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңрак «Мәгариф» журналында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип вазифаларын башкара. 2017–2019 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар бүлеген җитәкли. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Сания Әхмәтҗанова – «Оч иреккә, җырым», «Пар алма», «Гәрәбә», «Язмышлар такыясы», «Балачак баланнары» китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ. Такташ һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе. 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.
 

Комментарийлар