Сандугачлар сайрап тора,

Каеннар шаулап тора.

Күңелне өр-яңа уйлар,

Хыяллар яулап тора.

 

Уйлар чаба машинада,

Самолетта, поездда.

Уйны тәртипкә салырга

Бер мөмкинлек, җай эзлә.

 

Корабларда, ракетада

Уйларның өермәсе.

Кайдадыр кояш яктысы,

Кайда – сугыш сөрмәсе…

 

Җирдәге кеше санынча

Уйларның авырлыгы.

Бер якта – уйлар чабышы,

Кайда – уйлар тынлыгы.

 

Уйлар изгелектә булса,

Хыяллар якты була.

Һәрвакыт яхшы уйларга

Җанда урын табыла.

 

Җиһанда гөл кебек уйлар

Туктаусыз туып торсын!

Күңелне кояш җылытсын,

Иман нуры яктыртсын!

 

Каеннар шаулап тора да

Былбыллар сайрап тора…

Мизгел саен күңелләрне

Яңа уй яулап тора…

 

Ленар ШӘЕХ

Фото: https://ru.freepik.com


Комментарий язарга