Логотип «Мәйдан» журналы

Сандугачлар моңы күңелендә

Бу кызның тавышын чишмә челтерәве, төрле кошлар сайравы белән тиңләргә була. Андый тавыш турында, чыңлап торган тавыш дип тә әйтәләр. Альбина Мәҗитова җырлавын ишеткәч, бу сүзләргә шигең калмый. Үзеңн...

Бу кызның тавышын чишмә челтерәве, төрле кошлар сайравы белән тиңләргә була. Андый тавыш турында, чыңлап торган тавыш дип тә әйтәләр. Альбина Мәҗитова җырлавын ишеткәч, бу сүзләргә шигең калмый.
07_DSC_0194_Обл_4 Стр.
Үзеңне ниндидер сихри дөньяга кереп киткәндәй хис итәсең, матур көй тыңлап әсәрләнәсең. Ул җырлар халкыбызның якты мирасы булып, сине милләт күңелендә уелып калган Җидегән чишмә буйларыннан, чияле тау итәгеннән, чәчәкле яланнары һәм тагын әллә нинди чиксез киңлекләрдән уратып алып кайта. Әйтерсең лә, ялкынлы мәхәббәтнең онытылмас бер мизгеле булып, әллә кайларда адашып калган балачакның серле дөньясына дәшеп кул изи төсле. Шундый сәер уйларга чумып, әлеге яшь башкаручының җырлавын күзәтәм. Бер ясалмалык та юк аның тавышында, алай гына да түгел, үз-үзен тотышында да аеруча бер гадилек, самимилек чагыла. Бу очракта башкарган музыкаль әсәрне дөрес сайлый белүдән дә, аннан бигрәк, җанга үтеп керерлек итеп тамашачы күңеленә сала белүдән дә күп нәрсә торадыр...
Альбина Илдус кызы Чаллыда туып үсеп, шундагы 25 нче мәктәпне тәмамлый. Үзе әйтүенчә, музыка белән балалар бакчасыннан ук мавыга башлый. Кызыксынып кына башланган бу мавыгуы яшәү рәвешенә әйләнә. Алай гына да түгел, иҗат дигән сихри дөнья аның бөтен барлыгын биләп ала. Кая гына барса да, нинди генә сынаулар, авырлыклар аша узарга туры килсә дә, Альбина җыр көйләп уза бу сикәлтәле юлларны. Шул җырлар аша чыныгу ала ул. Бу исә, үзеннән-үзе яңа ачышлар ясарга, яңадан-яңа үрләр яуларга этәрә. Альбина бакчага йөргәндә үк бик актив, кызыксынучан бала була. Анда узган төрле кичәләрдә чыгыш ясап, чаялыгы һәм таланты белән күпләрне таң калдыра. Кечкенәдән үк җырчы булырга теләгән кызчык, куйган максатыннан тайпылмыйча гел алга атлый бирә. Шуңадырмы, балалар арасында узган нинди генә музыкаль бәйге булмасын, һәммәсендә үзен сынап карарга, җырчы буларак камилләшергә омтыла. 2000 елда балалар һәм үсмерләр арасында оештырылган «Энҗе бөртекләре» шәһәрара бәйгедә катнашуы да моңа ачык дәлилдер. Анда ул күңелгә ятышлы тавышы белән үз тамашачысын бик тиз таба һәм үзе дә уйламаганда I урын яулый. Шул ук бәйгедә 2001 елда тагын катнашырга уйлый. Анда III дәрәҗәдәге диплом һәм махсус бүләккә лаек була. Шулай ук балалар бакчалары буенча уздырылган «Таң йолдызы»шәһәркүләм яшь башкаручылар бәйгесендә (2004 ел) көч сынашып, III урын ала. Биш яшеннән «Шатлык» яшьләр үзәгендә һәм 5 нче музыка мәктәбендә шөгыльләнә, шәһәркүләм үткәрелгән төрле музыкаль бәйгеләрдә катнаша. Халык җырларын башкаручы булырга хыяллана, балачагы шулай җыр-моң белән үрелеп уза. 2004 елдан «Шатлык»яшьләр үзәге каршында эшләп килүче «Сөмбел»ансамбленә (Лилия Муллагалиева җитәкчелегендә) йөри башлый. 2006–2007 елларда шул ансамбль исеменнән фортепианода уйнау буенча регионара бәйгедә катнашып лауреат була. Әлеге чараларда чыгыш ясап, Альбина зур чирканчык ала үз-үзенә ышанычы арта. «Ирешелгәндә генә туктап калырга ярамый» – дигән фикергә килеп, тагы да биегрәк үрләр яуларга, профессионал җырчы дәрәҗәсенә күтәрелергә омтыла. Моның өчен көне-төне тырышырга кирәклеген яхшы аңлый яшь башкаручы. Шуңа күрә бер музыкаль мәктәптән, икенчесенә йөгерә, репетиция, концерт, фестивальләр эчендә кайный. Боларның барысында да кызы өчен әтисе Илдус абый янып йөри, аңа терәк була. Бер түгәрәктән ала, икечесенә илтә. Концертларга, ниндидер бәйгеләргә дә ул йөртә кызын. Җыр яздыру, иганәчеләр табу белән дә әтисе шөгыльләнә. Үзе дә җырларга яратканга, кызында бу сәләтнең барлыгын күреп сөенә, шуңа аның җырчы булу теләген хуплый. Ул аның зур сәхнәләрдә заллар тутырып чыгыш ясарлык профессионал җырчы булуын тели. Боларны булдыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Әтисенең таяныч булуын тою, Альбинада горурлык хисе тудыра, тагы да илһамланып эшләргә этәрә. Соңыннан әтисенә булган тирән ихтирамын, чиксез рәхмәтен, аңа багышлап иҗат иткән бик тирән эчтәлекле «Әтиемә» җыры аша белдерә... Озакламый иҗат иленә ышанычлы адымнар белән кереп баручы яшь башкаручы алдында да дөрес юл сайлау вакыты килеп җитә... Шулай да яратып шөгыльләнгән «Шатлык»та озак укырга туры килми аңа. Вокал укытучысы Лилия Зөфәр кызы Муллагалиева эштән китү сәбәпле, башка кешедә шөгыльләнергә теләмим дип, әти-әнисенә әйтеп сала тәвәккәл кыз.
– Аңа бик ияләшкән идем. Без аның белән бар көчебезгә эшләдек. Иҗат юлыннан китүемә ул башлангыч булды, җырчы буларак формалашуыма зур өлеш кертте. Шуңа күрә башка мөгаллимдә шөгыльләнүне күз алдыма да китерә алмадым. Аңа карата хыянәт итү булыр кебек тоелды миңа. Ул китеп, бераз вакыт үтүгә, мин дә «Шатлык»та озак тормадым, – дип, ул чакта күңелендә уелып калган хисләр белән уртаклашты Альбина. Кызларының бу теләгенә әти-әнисе каршы килә алмый, билгеле. Альбинаның тәвәккәллеген, үз-үзенә ышануын күреп, аның фикерен хуплыйлар. Эчтән генә борчылып, янып-көеп йөрсәләр дә, кызларына сиздермиләр, күңелен төшерергә теләмиләр.
– Алар мине һәрчак аңлый белделәр. Мин нинди карарга килсәм дә, һәрвакыт минем белән килештеләр. Шуңа күрә, бу юлы да аңлап, зур терәк булдылар. Аннан киткәч, музыка мәктәбендә шөгыльләнүемне дәвам иттем. Хәзер ике җиргә йөгерәсе юк, дип, бөтен буш вакытымны музыкага багышладым. Тагы да рухланып иҗатка чумдым, – ди Альбина. Бу мәктәптә ул «Сөенеч» дип аталган музыкаль төркемгә йөри, анда хор буенча шөгыльләнә.
– Бу төркем белән кайда гына чыгыш ясамадык икән без. Казан, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербург һәм хәтта Ялтага кадәр барып җиттек. Әлеге шәһәрләрдә узган күп кенә бәйгеләрдә җиңү яуладык, – дип дәвам итте яшь башкаручы.
Музыка мәктәбен вокал һәм фортепиано буенча уңышлы гына тәмамлаган кыз, Чаллының сәнгать көллиятендә укый башлый. Анда Сиринә Муллаҗан кызы Исламова җитәкчелегендә шөгыльләнә. Нәкъ менә шул чорда җырлар иҗат итә, көй язу белән мавыга. Күңеленә хуш килгән жанрны эзләргә керешә. Үзен төрле музыкаль стильдәге җырлар башкарып сынап карый. Чит ил музыкасы белән дә кызыксына, төрле җырларга импровизация ясый.
– Мин, гомумән, фортепиано белән вокалны бергә кулланырга, бер музыкаль композицияне төрле тавышка салып җырларга яратам – дип, профессиональ серләре белән бүлеште Альбина.
Аны дөрестән дә профессионал дип әйтергә була, чөнки музыка өлкәсендәге тәҗрибәсе 15 елдан артык. Күп кенә танылган җырчы-артистларыбызның да аның кадәр тәҗрибәсе юктыр. 2014 елда Актанышта узган Әлфия Авзалова исемендәге фестивальдә лауреат булуы да аның чын мәгънәсендә профессиональ башкаручы икәнлеген күрсәтә. Бүгенге көндә Альбина читтән торып Казан Федераль университетының вокал бүлегендә җырчы Лидия Әхмәтова классында белем ала. Чаллыда үзе тәмамлаган музыка мәктәбендә вокал укытучысы булып эшли, иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.
– Альбина, репертуарыгызга чит телдә башкарылган музыкаль әсәрләр дә кергән. Нинди телләрдә җырлыйсыз? Чит ил композиторлары арасыннан кайсысы күңелегезгә аеруча якын?
– Әйе, туган телдән кала мин рус, итальян һәм инглиз телләрендә жырлыйм. Чит ил композиторларыннан Франц Легар эшләнешендәге музыкаль әсәрләр ошый. Рус композиторлары арасыннан Римский-Корсаков, Чайковский, Варламовлар иҗатларын үз итәм. Шулай да халкыбыз җырларын башкаруны барыннан да өстен күрәм.
– Татарча җырлау белән чит телдә җырлау арасында аерма нәрсәдә? Кайсы телдә җырлавы җиңелрәк?
– Минем өчен берсендә дә авырлык сизелми. Үзебезнең халык җырларын сузып җырлау зарур, әлбәттә. Ә инглизчәдә ятларга һәм сүзнең дөрес әйтелешенә игътибар бирергә кирәк. Аермасы музыка төрлелегендә дип саныйм.
Альбинаның җырлавын тыңласаң, ул башкарган музыкаль әсәрнең бер сулыштан җиңел итеп башкарылуына шигең калмас. Әллә остарып беткәнгә, җыр арасында сулыш алганы да сизелми, тавышы да дөрес тональлектә яңгырый аның. Ә бит моңа ирешү өчен, никадәр көч, тырышлык куярга кирәк. Альбина башкарган музыкаль әсәрләрнең төрлелеге таң калдыра. Ул үз эченә: опера, романс, популяр җырларны да, лирик, шаян, сузып җырлана торганнарын да, дуслык турында булганнарын һәм башка бик күп жанрдагы музыкаль композицияләрне ала. «Кояшларым белән кил син миңа», «Урманнарда йөрдем», «Зөләйха», «Җидегән чишмә», «Сагыну»җырлары шундыйлардан.
– Хәзер күп кенә яшь башкаручылар, танылган җырчыларыбызга охшарга тырышалар. Аларны үзләре өчен үрнәк, эталон итеп куялар. Шуларга охшатырга тырышып киенәләр, үзләрен бу бөек артистларыбыз белән тиңлиләр. Бераздан уңышка ирешеп, башларын югалталар да, үзләрен әлеге мәшһүр җырчыларыбыздан да даһи итеп тота башлыйлар. Әйтерсең лә аларга бөтенләй тиңнәр юк. Соравым шул уңайдан. Сез бу мәсьәләгә ничек карыйсыз? Татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килдеме? Алар арасыннан кайсысын үзегезгә үрнәк итеп куяр идегез?
– Артист кеше ул, иң беренче чиратта, халык җырчысы бит. Шуңа күрә халыкка якын булырга, аның аңына җырлары аша миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары салырга тиеш дип саныйм. Мин-минлек юньлегә илтмәсен аңлап җиткермәүчеләр дә бар шул... Ә үрнәк булырдай җырчыларыбызга килгәндә, мин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Гүзәл Уразова һәм Иркә иҗатларын кызыксынып күзәтәм. Үзләреннән бигрәк, аларның җырлавы ошый. Минемчә, җырчының төп максаты – башкарган музыкаль әсәрен, тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә белү. Әлеге артистлар тулысынча бу максатка ирешкән дип саныйм. Шуңа аларга сокланам, җырларын үз итәм. Ә үземә килгәндә, Риназ Әхмәтов, Равил Галиев һәм Илшат Хәмәдиев кебек артистлар белән бер концертта чыгыш ясаганым булды.
Альбинаның үзе дә җырлар иҗат итүе турында белгәнгә, күңелне кытыклап торган алдагы соравымны аңа бирми калалмадым. Хәер, мине генә түгел, әлеге яшь башкаручынының иҗатын үз итүчеләрне дә кызыксындыра торгандыр бу сорау:
– Үзегез иҗат иткән җырларны да башкарасызмы, репертуарыгызга кергәнме алар?
– (Альбина елмаеп куйды). Дөрестән дә, минем берничә җырым бар. Аларның көе дә, сүзләре дә үземнеке. Әлегә аларны үзгәртәсе, эшкәртәсе бар. Киләчәктә җыр итеп, көйгә салып яздыру ниятем бар-барын. Тулысынча әзер булгач, аларны үзем башкарырмын дип торам.
– Сезнең эш тәртибегез бик катлаулы. Көч-хәл белән туры китердек үзегезне. Берничә тапкыр очрашырга сөйләшсәк тә, вакытыгыз булмау сәбәпле, очрашуны кичектереп торырга да туры килде. Мөгаллимлек эше алып барасыз, аннан берәр кичәдә чыгыш ясарга ашыгасыз. Сез бит әле студент та. Моның буенча да күп йөгерәсез. Минемчә, бу бер яктан бик яхшы. Юк-бар уйлар белән күңелсезләнергә, төшенкелекә бирелергә вакыт юк. Яшь кеше гел хәрәкәттә, эзләнүдә булырга тиештер. Шулай да, үзегезгә вакыт табыламы? Сезнең чыгышларны кайда күрергә, ишетергә була һәм инде «бренд»ка әйләнгән, һәр концерт саен диярлек башкарыла торган җырларыгыз бармы?
– Кич белән генә тулысынча ял итә алам мин. Җырларыма килгәндә, тамашачы инде шактый яратып өлгергән музыкаль әсәрләрнең берсе – Алмаз Монасыйповның «Кояшларым белән кил син миңа» җыры. Һәр концерт саен аны башкару бер традициягә әйләнде дияргә кирәк. Заманында әлеге җырны миңа укытучым Сиринә Исламова тәкъдим иткән иде. Аны шунда ук үз иттем. Беренче ишетүдә үк күңел түренә үтеп керде ул. Минем башкарудагы җырларны интернет челтәреннән табып тыңларга була. «Сара Садыйкова»исемендәге концертлар залында еш чыгыш ясыйм, шулай ук мине «Шатлык»яшьләр үзәге оештырган кайбер музыкаль кичәләрдә күрергә мөмкин.
– Бик зәвыклы киенәсез. Сәхнәгә чыгар өчен махсус тегеләме ул күлмәкләр? Кем дә булса әзерләп чыгарамы үзегезне?
– Күлмәкләрне сатып та алам, махсус тектергәннәре дә бар. Кайвакыт әнием белән Алия апам сәхнәгә чыгар алдыннан әзерләнергә булышалар. Шулай да күпчелек үзем әзерләнәм. Бизәнеп, чәчләрне ясаган арада җырымны кабатлап алам. Бу миңа тулысынча музыкаль дулкынга кереп китәргә ярдәм итә.
– Җырчылар арасында «тавыш югалту»дигән төшенчә киң таралган. Тавышы – җырчының йөзе диләр бит. Бик күп җырчылар интегә икән бу «афәттән». Опера җырлаучылар бигрәк тә тиз бирешүчән була ди моңа. Сезгә бу халәт танышмы, аны булдырмас өчен, нинди дә булса махсус алымнар кулланасызмы?
– Әйе, бу турыда кайбер артистлардан ишетергә туры килә. Аллага шөкер, үземә мондый халәтне күрергә туры килмәде. Күрергә язмасын да. Шулай да саклану беркайчан да комачауламый. Тавышны ныгыту яки көчәйтү өчен, кайбер күнегүләр ясыйм. Салкын яки артык тозлы, ачы ризык ашамыйм. Бик кычкырып сөйләшмәскә тырышам. Бары шул гына.
– Сезнең берәр танылган җырчы белән дуэт башкарганыгыз булдымы? Булмаса, кем белән парлап җырларга теләр идегез?
– Риназ Әхмәтов концертында минем репертуардан «Кояшларым белән кил яныма» җырын аның белән бергә башкардык. Ә болай махсус кем беләндер дуэт җырлау турында уйлап караганым булмады. Риназның концертында шулай җырлап карадык. Берәр танылган җырчы тәкъдим итсә, мин каршы түгел. Ә үзем дуэт җырларга телим димәс идем. Мин башка жанрда җырлаучы.
– Хәзер яшь башкаручылар, гомумән, поп музыка, ягъни заманча, эстрада җырларын сайлыйлар. Сез башкарган опера, романс яки арияләр белән өлкәнрәк йә булмаса инде шактый танылып өлгергән җырчылар чыгыш ясый бит. Ник менә нәкъ бу музыкаль стильне сайларга булдыгыз?
– Дөресен генә әйткәндә, бу үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин бит аны махсус сайламыйм. Җыр күңелгә ошый икән, ник аны башкармаска. Аннары үсмер чактан ук классик музыка тыңларга ярата идем. Бу минем күңел кичерешләремне тәгаен ачып бирә торган жанр. Аннары укыганда имтихан вакытында синнән эстрада җыры белән чыгыш ясау соралмый бит. Нәкъ менә классик әсәрләр, театраль күренешләрдән берәр персонаж башкарган җыр белән чыгыш ясау таләп ителә. Белмим, үзем бер төрле музыкаль юнәлештә генә эшләүне кабул итмим. Үземне төрле жанрда сыныйм. Бу камилләшергә, тагы да ачылырга этәргеч бирә. Мин экспериментлар ясарга яратам. Чын артист теләсә кайсы жанрда җырлый алырга тиештер дип саныйм. Шуңа омтылам да.
– Чын артист дидегез, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Иң беренче чиратта ул кешелекле булып калырга тиеш. Нинди генә бөеклеккә ирешсә дә, гомумән, барыбызга да кагыла бу. «Мин танылган шәхес», – дип, борын чөеп, масаеп йөрүчеләрне артыгын кыланалар, андыйларны хөрмәт итмим. Үзем гади, тыйнак, итагатьле булуны максат итеп куям. Шуңа ирешергә тырышам. Ходай алдында без барыбыз да бертигез. Шулай да, чын артист, нинди генә очрак булса да, ихтыяр көчен җуймыйча, югалып калмыйча, тамашачыны да үз артыннан ияртә белү сәләтенә ия булырга тиеш. Чөнки гастрольләр вакытында нинди генә «гадәттән тыш хәлләр» булмый.
– Алдагы планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде?
– Җырларымны тиешле калыпка салып, альбом итеп чыгару. Укучыларым арасында иң талантлыларын барлап, аларны республика күләмендә таныту, күтәрү. Хәзер «Шатлыкта» яшь башкаручылар бәйгесенең сайлап алу туры уза. Оештыру эшләрен мин алып барам. Бу Россия телевидениесендә барган «Голос» проектына охшаган. Катнашучыларга терәк булу, киңәшләр бирү, яңа талантлар ачу уе белән янып йөрибез. Бу эшләрне уңышлы гына башкарып чыгу – иң зур һәм төп максатларыбызның берсе. Булган планнар әлегә шулар.
– Альбина, алга таба да иҗат уңышлары сезгә. Барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телибез.
– Яхшы теләкләрегез өчен бик зур рәхмәт!
08_INownRM_co

Комментарийлар