Логотип «Мәйдан» журналы

Сандугачлар җиргә кунганнармы...

Сандугачлар җиргә кунганнармыКаен агачыннан коелып...Сыенышып яткан яфракларгаКарап торам менә онтылып.Бөртек-бөртек булып сибелгәннәрУңып өлгермәгән чирәмгә.Иңемә дә, кулыма да куныпОча-оча яфрак тир...

Сандугачлар җиргә кунганнармы
Каен агачыннан коелып...
Сыенышып яткан яфракларга
Карап торам менә онтылып.
Бөртек-бөртек булып сибелгәннәр
Уңып өлгермәгән чирәмгә.
Иңемә дә, кулыма да кунып
Оча-оча яфрак тирәмдә.
И, көз агай, бар җиһанны бизи,
Сый-хөрмәтне мулдан тутыра...
Каеннарның шәрә ботагында
Коелмыйча калып моң тора.
 

Минзифа ӘХМӘТШИНА


Фото: https://twitter.com/

 
«Мәйдан» №6, 2020 ел.

Комментарийлар