Логотип «Мәйдан» журналы

Сан алуны көткәндә

Без башкорт та,Без мишәр дә,Керәшен дә, типтәр дә...«Мин татар!» дип аваз бирәм,Сан алуны көткәндә.Сарык булма,Балык булма,Тавык булма, бел, татар:Даның сүнәр,Җаның түнәрКалсаң әгәр мең татар.Һич ышан...

Без башкорт та,
Без мишәр дә,
Керәшен дә, типтәр дә...
«Мин татар!» дип аваз бирәм,
Сан алуны көткәндә.
Сарык булма,
Балык булма,
Тавык булма, бел, татар:
Даның сүнәр,
Җаның түнәр
Калсаң әгәр мең татар.
Һич ышанма,
Әйтсәләр дә:
Гадәттәге сан алу.
Аң бул,
Җан бул,
Бу – татардан
Сан киметеп җан алу.
Аю булма, бүре булма,
Аерылма, бүленмә!
Бердәмлек илтә яшәүгә,
Таркалулар – үлемгә.
Уйла, татар,
«Булмасын, − дип, −
Соңгы тапкыр тын алу...»
Бу – тарлыкка,
Татарлыкка,
Бөеклеккә сыналу!...
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №2, 2020 ел.

Комментарийлар