Логотип «Мәйдан» журналы

Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтә

Камышлы районы Иске Ярмәк авылының "Ак каен" фольклор ансамбле 28 июньдә Ульяновск өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен” төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын кү...

Камышлы районы Иске Ярмәк авылының "Ак каен" фольклор ансамбле 28 июньдә Ульяновск өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен” төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.
image12 Фото://samtatnews.ru
"Моның өчен олы әбиләребез-апаларыбыз янына барып, сагыз кайнату ысулларын өйрәндек инде. Шулай ук бер матур көнне сайлап, барыбыз да бергәләп урманга юл тоттык, анда җырлап-биеп, самоварлар куеп, чәйләр эчтек һәм күмәкләшеп каен тузы җыйдык", дип яза Иске Ярмәк авылы мәдәният хезмәткәрләре.

Комментарийлар