Логотип «Мәйдан» журналы

Салкын һава кеше сәламәтлегенә начар тәэсир итәргә мөмкин

Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.Көчле...

Көчле суыклар вакытында колит, бронхит, ангина, гайморит кебек хроник авырулар көчәя.winter-1898134_640
Салкынга аллергия дә башланырга мөмкин. Ул, гадәттә, температура ун градустан түбәнрәк булганда барлыкка килә.
Көчле суыклар вакытында стенокардия һәм инфаркт куркынычы арта.
Табиблар беренче салкыннар сәламәтлек өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә. Организм әле өйрәнеп өлгермәгән була. Салкыннарны җиңел үткәрү өчен табиблар сөтле кайнар каһвә эчәргә, шулай ук ит һәм банан күбрәк ашарга киңәш итә. Бу ризыклар ашказанында озаграк эшкәртелә. Суык көннәрдә итле шулпа ашау файдалы. Бу организмда май күләмен арттырырга, димәк, җылылыкны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
 
Фото: https://pixabay.com/

Чыганак: https://vk.com/public19130846

Комментарийлар