Логотип «Мәйдан» журналы

Салават Фәтхетдиновның улы Россия чемпионы булган

"Рөстәм Фәтхетдинов - Россия чемпионы. Бу безнеке генә түгел, бу - бөтен Татарстан җиңүе. Ура!" - дип сөенечен уртаклашты Салават Фәтхетдинов.Ралли-кросс буенча Россия чемпионаты Рязань шәһәре янында...

"Рөстәм Фәтхетдинов - Россия чемпионы. Бу безнеке генә түгел, бу - бөтен Татарстан җиңүе. Ура!" - дип сөенечен уртаклашты Салават Фәтхетдинов.
Ралли-кросс буенча Россия чемпионаты Рязань шәһәре янында "Атрон" автоспорт комплексында 15-16 июльдә уза. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Курск, Тольятти, Самара һәм башка шәһәрләрдән 43 спортчы катнаша.
e26610f14eabe9207dfc6a44773d6869
Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы, Татарстан пилоты Рөстәм Фәтхетдинов "Д2-юниор" классында финишка беренче булып килгән. Шулай ук Татарстан спортчысы Артур Егоров "Супер 1600" классында беренчелекне алган. "Национальный" классында финишка беренче булып Татарстан өчен чыгыш ясаучы Мәскәү спортчысы Егор Санин килгән.
Салават Фәтхетдинов улының җиңүе турында инстаграмга язды. Инстачылар исә Фәтхетдиновлар гаиләсе белән сокланып, аларга матур теләкләр әйтеп калдырган.
Әтисе җиңүче улын кочаклап төшкән фотоны да инстаграмда күрсәтте.
"Миндәге горурлыкны бөтен әтиләргә дә насыйп итсен иде", - дип язган җырчы.
 
Фото: инстаграмнан скриншот
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар