Логотип «Мәйдан» журналы

Сакау Райнур

…Шул телен аңламаулары аркасында ярты авыл белән дошманлашып, туган-тумачалары белән йөрешмәс булды.

Әлеге дә баягы, авылда бердәнбер аралашкан кешесе Гарифлар гаиләсе, дисәм… алай да бигүк дөреслеккә туры килеп бетмәс.
Татар алфавитында утыз алты хәреф булса, Райнур телендә аларның биш-алтысы тумыштан ук юк. Яшь чагында аның кәкре-бөкре тешләре арасына килеп эләккән авазлар иҗек ясый алмыйча, ашыгып-кабаланып сөйләшүдән бер-берсе өстенә менеп, бер-берсен имгәтеп, ник туганнарына үкенеп, аскы юка ирен аша сикереп, булыр-булмас җилдә дә көнбагыш чүбедәй очып харап булса, хәзер, олыгая төшкәч (тешләр коелгач, сирәкләнгәч) Сакау Райнур, гомумән, биш-алты хәреф… тфү лә, аваз белән генә сөйләшә башлады. Өстәвенә протез бәласе өстәлде. Протез… Шакылдый, каһәр. Аның телен элек-электән тирә-якта ике генә кеше аңлый. Берсе – чыбык очы, атасы ягыннан дүртенче туган Гарифның хатыны – Кыяк Мәсрүрәсе, икенчесе – район үзәгендәге көнкүреш оешмасында итекче булып эшләүче чукрак Вәгыйзьҗан. Ул аны ирен тибрәлешеннән «укый», диләр. Райнур гөрнәдирдәй заманда кызлардан оялып, сакаулыгыннан кыенсынса да, капкынга капмады, җаен тапты: «р» катнашкан сүзләрне кертмичә сөйләшергә өйрәнде. Кем булып эшлисең, дигән сорауга: «шофёр» түгел – «водитель». Кайсы авылдан, дигән сорауга: «Күгәрчен»нән түгел – «Голубь»тан. Машинасының трамблёры янса… «трамблёр» түгел – «ут чәчкеч». «Аккумулятор» – «ут чыганагы». «Начар юл» – «тишек юл». Сыер кайтмаса, сыерын эзләгәндә: «Мөгезле молоковозым сөзмәдеме?» Сарыгы югалса: «Бияләй, оекбаш хуҗасы күзеңә чалынмадымы?» Уң як күрше – «уң колак», сул як күрше – «сул колак». Барысы да җайланган иде, кыскасы. Менә исемгә килгәндә генә… Райнур! Кирәк бит: Райнур! Ыррр… Үзгәртмәкче дә булып карады. Атасы Рифнур каршы төште.
…Шул телен аңламаулары аркасында ярты авыл белән дошманлашып, туган-тумачалары белән йөрешмәс булды. Әлеге дә баягы, авылда бердәнбер аралашкан кешесе Гарифлар гаиләсе, дисәм… алай да бигүк дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки аларга да шул Гарифның хатыны, әйткәнемчә, ерак җиңгәсе, Мәсрүрә аркасында гына килеп йөри иде ул. Очрашкан саен үзара талашып, ызгышып таралышсалар да, кабат очрашканда бер-берсен сагынып, май кояшыдай балкышып, елмаешып, колач җәешеп каршы алалар иде. Гариф бу ике затның якага-яка килеп ызгышканнан соң яңадан бер-берсенә тартылуын аңлап җиткермичә, «араларында шухыр-мухыр юк микән» дип вакыт-вакыт көнләшкәли дә, тавыш та чыгаргалый иде.
…Их! Нәрсәгә дип Гарифка нәкъ шул көнне район үзәгенә барырга да, нәкъ шул сәгатьтә «район капкасына» чыгып басарга иде инде? Авызы бер секунд тик тормаган хатыны Мәсрүрәне нәрсәгә дип ияртергә иде? Нәкъ шул чакта борылыштан машинасына утырган Райнурның килеп чыгуын кара әле син! Боларны күрүгә тормозга китереп басуын кара! Шатлыктан ерылган авызын җыялмыйча тора әнә. Тәрәзәсеннән башын чыгарган. Шыпырт кына тыкрыкка качып баручы Гариф кардәшенә:
– Каа каасың? Катмыыңмыы?
– Ни ди ул? – дип Гариф җәмәгатенә ым какты.
– Кыяк җиңги түбәтәе, сиңа әйтәм, кая качасың, ди? Кайтмыйсызмыни?
– Юк… Теге… Ни… Кысталган идем. Берәр җайлы урын эзләвем, – дип аклангандай итте «Кыяк җиңги түбәтәе».
Шулвакыт хатыны Мәсрүрәнең тел тегермәне эшкә керешмәсенме!
– Кайтмаган кая инде ул, – дип сөйләнә-сөйләнә кабинага ук үрмәли башлады.
– Машина очраганда кайтабыз инде анысы, кем, энем, исемеңне оныттым әле. Менә сиңа туган диген, картлыктыр инде, картлыктыр. Атчистваң белән генә әйтер идем дә, атаң мәрхүмнең, Рифнур абзыкайның да исеме хәтердән чыккан…
Гариф арт саныннан төртеп хатынын кабинага кертергә азапланды:
– Сиңа аның атасы нәрсәгә кирәк? Утыруыңны бел!
– Тукта әле. Туган бит. Атаңның исеме ничек иде соң әле? Мин килен булып төшкәч, беренче чәйгә алган кеше шул, аның атасы иде. Кем әле атаңның исеме?
Райнур, ачуы чыгып:
– Силеегә җәлсәң җәл, җии. Ашыа… – диде.
Мәсрүрә бер аягы белән баскычка, икенче аягы белән җиргә басып торган иренә борылды:
– Вәт! Ишетмәсәң, ишет.
– Нәрсә диде ул? Бер сүзен дә аңламадым.
– Сиденьегә җәелсәң җәел, җиңги, ашыгам, ди. Мин утырган! Миннән тормый. Әнә, Гариф абыең йоклый. Аңа әйт. Тизрәк утырсын!
Райнур булыр-булмас теле белән борын астыннан гына мыгырданды:
– Нии йоош төше әәе миим әтиә. Күүме яәәеп ииңә алаын ук ие.
– Нәрсә ди ул? – диде Гариф.
– Нинди йомышың төште әле минем әтигә? Күпме яшәп исеңә алганың юк иде, күп сөйләшсәң куып та төшерермен әле, ди.
– Төшерә дә!
– Харап икән. Төшерсә, кая барырмын инде! Куркыта, имеш. Төшерми тор әле. Беренчедән, үз машинаң түгел. Калхузныкы! Икенчедән, мин шул калхузга кырык җиде ел хезмәт иткән сыер савучы! Аты-юлы белән алфавиттагы бөтен хәрефләрне санап китүемне теләмәсәң, капкам төбенә кадәр алып кайтып куярсың, яме, энем!
Бер хут алган Мәсрүрәне җиңел генә туктатам димә. Чакрымнар кала, авыллар офыкка күмелә, мотор үкерә… вәләкин җиңгинең туктар исәбе юк! Райнурның түземе чиксез, дип уйлыймы әллә? Юк!
– Син нәрсә минем машинама хуҗа булып, миңа җикеренеп утырасың әле? Басу уртасында кудым-төшердем! Кайтырсың кырык җиде чакрымны тәпи-тәпиләп! Утыртканга рәхмәт юк. Җикеренә, малай, җикеренә!
Ачудан Райнурның теле-телгә йокмый, бернинди дә тотлыгу сизелми, әле генә «р» авазын тапкан сабыйдай куанып, җиңгәсе Мәсрүрәгә караган да май кояшыдай балкыпмы-балкый, сүз тезмәсен тезепме-тезә, ичмасам, берәр хәрефтә ялгышса!
– Әй, энекәем, белмиләр кадереңне. Төсең килгән, йөзең чибәр, үзең күркәм, исемең килгән. Атчистваң турында әйтеп тә торасы юк! Райнур энем, әйдә, булмаса, «Хөршидә, һай Мөршидә»не суз! Юл озын. Кайтырга күңеллерәк булыр, – дип җиңгәсе утыргычка елышты.
Машинаның ачык тәрәзәсеннән «Хөршидә, һай Мөршидә» җыры кырларга агылды…

 

Данил САЛИХОВ

Фото: https://ru.freepik.com 

 

Комментарийлар