Күңелендәге җәүһәрләрен тезде,

Таңга ялгап айсыз кичләрен.

Халкына дип, янып-көеп язды

Йөрәгенең иң саф хисләрен.

 

…Сыктап елый сыман ил-анакай,

Ишетәлми бит сабые сагышын.

Бишегендә «телсез» калган җаннар

Сизенә бугай Сак-Сок язмышын.

 

Ике арада таудай телсез мирас,

Туармы икән кайчан таңнары?

Сак-Сок булып яннарында сыкрый,

Әрнеп язганнарның моңнары.

 

Атом белән өтәсе юк җирен,

Яулыйм дисәң – яздыр теленнән!

Телен, денен җуйган рухи коллар

Бизеп туа туган иленнән…

 

Шамил ШӘЙДУЛЛИН

Фото: Николай Туганов 


Комментарий язарга