Логотип «Мәйдан» журналы

Сагынып саргайганнар

Авыл әбиләре зирәк акыллы, җор телле, кеше күңеленә сак караучан, тәрбияле булулары белән элек-электән башкаларга үрнәк булып торганнар. Сабыр төбе сары алтын дип тормыш диңгезен кичкәндә, беркем белә...

Авыл әбиләре зирәк акыллы, җор телле, кеше күңеленә сак караучан, тәрбияле булулары белән элек-электән башкаларга үрнәк булып торганнар. Сабыр төбе сары алтын дип тормыш диңгезен кичкәндә, беркем белән дә, беркайчан да арасын бозмый, гайбәт сөйләми, сүз йөртми яшәгән, бик күпләрнең кендек әбисе һәм авылыбызның вөҗдан көзгесе булган Нурия Шәйхелислам кызын әле дә сагынып искә алабыз.
Килене авыл клубы мөдире булып эшләгән ак әбинең инде оныклары да берәм-берәм башлы-күзле булалар. Аларның да бер-бер артлы балалары дөньяга килә.
Шәһәр җирендә яшәгән оныкларына булышу өчен кендек әби еш кына калага кунакка бара. Оныкларының балаларын үчтекиләп, сөеп үстерешү белән бергә, азрак авылдагы мең төрле мәшәкатьтән ял итеп кайтуны да күздә тотыпмы, әллә: «Әйдә инде, әбекәй! Азрак кунак булып, ял итеп китәрсең. Безгә дә синең белән күңеллерәк булыр. Син барда әбиләр җыеп, коръән дә укытып алырбыз» – диеп кыстауларын аяк астына салмыйм дипме, ризалашып килгән ак әбиебез, калада кайвакыт бер-ике ай чамасы яшәп тә кайткалый.
Килене мең төрле мәшәкать белән күзгә-күз калып, хуҗалыкны алып бара. Авыл яшьләренең ялын да тиешле югарылыкта оештыра, төрле-төрле чаралар да үткәрә.
Клубтан яшьләр таралганнан соң гына өйгә кайтып, таң атмас борын көтү куарга торган, юньләп йокысы туймаган килен, сөтсез чәй эчеп ала да, йорт мәшәкатьләренә чума. Сыерлары ташланып торган вакыт була күрәсең.  Ашык-пошык чайкап куйган чынаяклары, әби кунакта чакта, сары кунык белән каплана. Ишегалдындагы тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшне һәрвакыт кайнанасы башкарган киленнең, савыт-сабаны җентекләп юып торырга вакыты да җитенкерәмәгәндер инде күрәсең.
Көннәрдән беркөнне әби шәһәрдән әйләнеп кайта. Инде килененең самовары өстәлгә менеп кунаклаган, шатлык җыры җырлап, түрдә кукыраеп утыра. Килен исә йөгерә-йөгерә, кайнанасы әйләнеп кайтканга сөенеп, табын әзерләп йөри. Әбекәйнең очлы күзләре, чынаякларның сары төскә керүен бик тиз күреп ала. Ләкин зирәк акыллы кайнана килененә аны-моны сиздерми.
Сагынышып күрешкән килен белән кайнана гәпләшә-гәпләшә, шәһәрдән ияреп кайткан күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчәләр. Чәйләп алганнан соң, ак әби килененең тартылыбрак киткән җыйнак гәүдәсен күздән кичереп: «Кая килен, өстәлләрне үзем җыештырып куярмын, син башка эшләреңне караштыр!» – дип дәшә. Табакка су салып, савыт-сабаны юа башлаган әби кулына алган чынаякларын сыйпый-сыйпый: «И, бәгырькәйләрем, сез дә мине сагынудан саргаешып беткәнсез бит!» – дип такмаклый икән.
Моны ишетеп торган киленнең оялудан йөзенә генә түгел, колакларына да ут каба. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булган килен шул көннән башлап, ашап тую белән үк савыт-сабаларны, чәй содасы белән ышкып, бик пөхтәләп юып куя торганга әйләнә. Акыллы кайнана килененә дорфа сүзләр әйтеп тә рәнҗетми, киленнең дә кайнанасына булган хөрмәте арта. Акыллы сүз зиһенгә азау ярып керә шул.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар