Үксез җанга дәва табыйм диеп,

Кабат кайттым авылым, сагынып.

Кая баксам, яшьлек эзе калган,

Балачагым бара тагылып.

 

Тауга мендем, ак каеннар шавы

Милли бер көй булып керде җанга.

Тук башаклар чыңы, җилләр моңы

Балачактан сеңеп калган канга.

 

Тыкрыктан төштем, күрим, диеп,

Кычытканнар баскан чишмә буен.

Күз яшедәй таллар яфрак койды,

Аңладым мин карт агачлар уен.

 

Талгынланган челтер чишмә суы,

Чыңлап куймый көянтәдә чиләк –

Үлән баскан иске сукмакларны,

Тирә-юньне сагыш алган биләп.

 

Моң-сагыштан айнытырга теләп,

Кемдер җилкапкасын ачты, ярый.

Балаларын көтеп арган карчык –

Каш өстенә кулын куеп карый.

 

Еллар белән чүккән газиз йортның

Ишегалдын үтеп, өйгә керәм.

Әнкәй күзе – тәрәзләрне ачып,

Ут кабызам, җылы сулыш өрәм.

 

Гөлфия ИСХАКОВА

Фото: https://www.facebook.com/

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.


Комментарий язарга