Логотип «Мәйдан» журналы

Сагыну

Шул яшәтә бугай, шул яшәртә,Туган якка күңел кагынса.Кара төндә юлга чыга кешеҮзәкләре өзелеп сагынса. Тамагына ризык үтми башлый,Нидер җитми аңа табында.Сагынмыйча яшәп буламыни,Гомер буе имеш т...

Шул яшәтә бугай, шул яшәртә,
Туган якка күңел кагынса.
Кара төндә юлга чыга кеше
Үзәкләре өзелеп сагынса.
 
Тамагына ризык үтми башлый,
Нидер җитми аңа табында.
Сагынмыйча яшәп буламыни,
Гомер буе имеш табын да!
 
Татлы бер уй керә бәгырьләргә
Кояштан да иртә торганда.
Якалардан алып торгызырлык
Сагыну бар шөкер, дөньяда!
 
Менә шуңа моңга тартылабыз,
Бар ул җырлар сагыш тарату.
Шушма булып таша йөрәкләрдән
Сагынудан туган ярату.
 
Шул сагыну зәңгәр җилкән сыман
Кәефләрне күккә күтәрә.
Төшләреңә кергән әниеңә,
Шөгереңә табан этәрә.
 
Шул яшәтә, шул бәхетле итә,
Яшәү рәхәт өзелеп сагынсаң.
...Ул җитәкләп җәяү илтә сине
Кайтам диеп канат кагыннсаң...
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар