Логотип «Мәйдан» журналы

Сагындыра

Уйланырга иң шәп урын –(Каршы килгән юктыр һич)Уйнап үскән ишегалды,Өй буенда утыргыч. Уй йомгагын сүтә шунда,Бабай булгач күп ирләр.Узмас, диеп, дөнья кудык.Уза икән гомерләр. Җәйнең җылы,...

Уйланырга иң шәп урын –
(Каршы килгән юктыр һич)
Уйнап үскән ишегалды,
Өй буенда утыргыч.
 
Уй йомгагын сүтә шунда,
Бабай булгач күп ирләр.
Узмас, диеп, дөнья кудык.
Уза икән гомерләр.
 
Җәйнең җылы, рәхәт көне,
Кер чайкала бауларда...
Бу утыргыч – үзе шатлык,
Бездәй исән-сауларга.
 
Бер ягымда сары баскыч,
Каршыда зәңгәр капка.
Ачылыр да, дәшәр сыман
Хыялый балачакка.
 
Агай уйлар, бер киртә юк,
Вакыт диңгезен кичәм.
Бергә уйнап үскәннәрдән
Бүген бары мин исән...
 
Бар диңгездә шундый урын,
Уйны гел шунда бора.
Гомернең гүзәл мизгеле –
Яшьлегем сагындыра.
 
Булса да уйларда кайтып,
Кирәген алып булмый.
Үткәннәр искә төшкәндә,
Битараф калып булмый.
Рифкать ИМАЕВ

Фото: vk.com

Комментарийлар