* * *
Басып торам Идел яр буенда
Изге, Бөек болгар җирендә.
Колак салсаң,
җилләр нидер сөйли,
Кылганнарның тиеп иңенә.

Заманнарның зинданнарын ярып
Килеп җиткән безгә, ниһаять,
Бөек халык, Бөек ил турында
Буыннардан калган риваять.

Җитез җилләр, моңлы саз тавышы,
Зәңгәр күзле алкын Иделем,
Моңлы көйгә салып чал тарихны,
Эреткәндер заман күңелен.

Җилләр белән җилеп үтә вакыт
Чал Иделдәй һаман ага, ага…
Бөек Болгар җирен, халкын, данын
Яңа чорга илтә, җырга сала.

 

 

Гасыр алышына

Аклык коела бүген күктән җиргә:
Әллә кышның ап-ак чәчәкләре…
Әллә гасыр елъязмасының ул
Ерткаланган вак-вак кисәкләре.

Ак бушлыкка карап басып торам,
Җаным сөрән сала,
Үзем дәшмим.
Актарыла уйлар өермәсе.
Гасыр алышынган чорда яшим!
Тыелып кына җил дә нидер сөйли:
Әллә никах укый,
Әллә «Ясин»…
Җир өстендә бүген ап-ак кием –
Әллә туй күлмәге,
Әллә кәфен…

 

Үзгә җыр

Яз турында җырлый моңлы тургай,
Күбәләкләр кунган гөленә…
Язлар саен Ÿаман исем китә
Табигатьнең камиллегенә.

Һәр гөл үзгә, һәр яфрак үзгә,
Һәр кош сайрый үзгә моң белән.
Һәр ел саен кабатланган язда
Күпме үзгәлекләр мин күрәм.
Юл буена үскән ак каеннар
Туган якка кайта җәяүләп.
Мин дә кайтам:
Язда аеруча
Сагындыра икән туган як.

 

Хыяллар корам

Балачакта яр буенда
Комнан сарайлар кордым.
Хыялымда шул сарайны
Бизәдем, шунда тордым.

Дулкын килеп киткән саен,
Сараем җимерелде.
Ә мин аның саен кабат
Яңасын төзи бирдем.

Хәзер дә мин бала кебек
Комнан хыяллар корам.
Тормыш дулкыны хыялны
Килеп җимереп тора.

Хыялым җимерелгәнгә
Күңелләрем үртәлә.
Тик мин балачактагыдай,
Яңа хыял кора башлыйм,
Күз яшемне сөртәм дә.

 

Самавыр җыры

Җәй – оныклар өем тулы,
Кыш – атна саен кунак.
«Картаерга вакыт юк», – дип,
Самавыр тора җырлап.

Мәтрүшкәле сөтле чәем
Һәрчак әзер, кайнаган.
Бу атнада балаларым
Кайтыр икән кайлардан?

Балаларым онытмыйлар,
Туган як – исләрендә.
Кайчан гына кайтсалар да,
Кайнар чәй өстәлемдә.

 

Бәхетле буласым килә

Бүген дөнья әкияттәдер,
Йә – мин әкият дөньясында…
Очынмале, әй, күңелем!
Туктап тор әле чак кына!

Күрмәгән мин матурлыкның
Бу кадәр дә бай, мул чагын…
Әкиятләрдә язылганча,
Матур икән туган ягым.

Акрын гына ак кар ява,
Кыш булса да якты, җылы…
Ничек шушы көнгә кадәр
Күрми йөргәнмен мин моны?..

Урамдагы һәммә кеше
Инсафлы һәм яхшы кебек.
Атлап барган ап-ак юлым
Бәхетемнең башы кебек.

Бәхетле булырга бүген
Һәммәсе дә хаклы кебек,
Зәңгәр күктә кар болыты
Йөри җиргә аклык түгеп.

Бәйрәм генә түгел бугай,
Чып-чын әкият килгән җиргә.
Минем дә, әкият кызыдай,
Бәхетле буласым килә.

Бәхетле буласым килә…

 

* * *
Сары яфрак,
Кызыл җимеш.
Җанымда – җәй,
Тәндә – көз.
Яшьлек-картлык
Бил алыша.
Ничек кирәк,
Шулай түз.

Күңелдә
Яшьлек яме лә,
Уемда –
Тормыш гаме.
«Җимеш», – диеп
Сыдырып каптым,
Ә телемдә
Калды бары
Баланның
Әче тәме.

 

Шәмдәлемдә шәмем яна

Шәмдәлемдә шәмем яна,
Калтырый зәгыйфь уты.
Зәгыйфь булса да ут бит ул,
Яктырта минем йортны.
Үкси-үкси яна шәмем,
Мөлдер-мөлдер яшьләре.
Ялгыз шәм янар да бетәр,
Ә таңга ерак әле.

Шәмдәлемдә шәмем яна,
Ә мин ялгыз уйланам:
– Ялгыз шәмдәй ялгыз янып
Китмәсәмче дөньядан…

Шәмдәй янам…
Яктылыгым
Кешеләргә өләшим!
Кулларыма шәм алыйм да,
Дусларыма эндәшим:
– Сезнең янга киләм, дуслар,
Шәмем яктырак янсын,
Шәм яктысы белән бергә
Җанга җыр иңеп калсын!

 

Кояшлы алан

Кояшлы алан.
Караңгы урман.
Урман эчендә
Тынлык, тынычлык.
Пәрәвезләрнең
Көмеш җебенә
Таң элеп куйган
Бәллүр сыман чык.
Һәрнәрсәдә сер
Саклый бу урман.
Җиле дә исми,
Таралмый томан.
Кинәттән генә
Саксыз кагылсаң,
Шул сер таралыр,
Уалыр сыман.


Комментарий язарга