Күңлемнең якты төсенә
Күкләрне манган чакны
Мин сине чыктан яраттым,
Мин сине гөлдән таптым.
Хыялда туган сыныңның
Табындым карашына.
Кем белгән, сафлыкны тою
Калыр дип бары шуннан?
Дөньямның бөтен балкышы –
Шул көннән килгән якты.
Гашыйклар төненә мине
Бер йолдыз итеп яктың…
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Фото: https://ru.freepik.com