Әткәй турында

foto-safiullin-m-s

Минем әткәй Сафиуллин Миңнемөхәммәт Сафиулла улы 1909 елның 27 августында Мөслим районы (элекке Калинин) Әмәкәй авылында туган. 1931-1934 елларда Кара диңгез буенда – Армавир, Новороссийск шәһәрләрендә, чик буенда, кавалерист булып хезмәт итә. Аның отделение командиры – булачак Советлар Союзы Герое, шулай ук Мөслим районы Исәнсеф авылы егете Гимазетдин Вәҗетдинов була. Армиядан кайткач, әткәй Башкортостанның Бакалы районы Тырыш дип аталган артельдә балалар бакчасы мөдире булып эшләүче, педагогик белемле Нурсания Нурулла кызына өйләнә. Тырыш артелен Минзәлә районы Чүплек (хәзерге Кызыл Төбәк) авылыннан чыккан нык хәлле крестьяннар, ягъни кулак катламы кешеләре төзегән. 1927 елларда алар бер төн эчендә Себергә сөрелүдән качып үзләренең шушында алган җирләренә килеп төпләнәләр. Армиядан соң авылда әткәй бригадир булып эшли, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агротехниклыкка һәм зоотехниклыкка укый. 1939 елны «мулла кызына өйләнде» дип, аны мәҗбүри эшкә – Казан аэропортын төзергә җибәрәләр. Аннан фин сугышына алалар, аннан авылга кайтып ике көн тора да, 1941 елның июнендә сугышка алына. Башта кавалериядә хезмәт итә, дошман тылында рейдлар ясыйлар, берничә мәртәбә яралана, күп тапкырлар чолганышта калалар, әмма сугышчан бурычларын үтиләр – дошман тылында немец-фашистларның күп санлы техникасын, солдат-офицерларын юкка чыгаралар. Бу сугышларда әткәй биш атын югалта. Мәскәү, Сталинград оборонасында катнаша, Смоленск, Брянск, Минск шәһәрләрен яулап алучылар сафында була. Яраланган саен, госпитальдән соң үз частена кайтып, хәрби бурычын үти. 1943 елның көзеннән ул артиллерияга новодчик булып күчерелә. Әткәй 2 Белоруссия фронтының 5 армия составындагы 11 гвардия артиллерия бригадасында сугыша. Кёнигсбергны алуда катнаша, сугыш тәмамлангач, аларны Ерак Көнчыгышка, Японияга каршы сугышка алып китәләр, бу сугыш тәмамлангач, кире Берлинга китереп, 1946 елның башына кадәр Берлинны качып калган дошманнардан чистарта. 1946 елның кышында, авылга кайткач, бригадир, ферма мөдире, зоотехник булып эшли.

Әткәй озын гомерле булды. 2009 елның 27 июлендә, 100 яшенә бер ай вакыт калгач бакыйлыкка күчте. Гомере буе тәнендә дошман снарядлары ярчыклары йөртте. Алар сызлап җәфалыйлар иде аны. Совет чорында ук, авыл картлары соравы буенча, муллалык вазыйфасына кереште. Аның патша чорыннан ук башлаган, ягъни 1916 елдан – 1926 елга кадәр алган мәдрәсә белеме бар иде. Соңрак аңа «имам-хатыйб» дигән шаһәдатнамә тапшырылды. Коръәнне яттан белде, матур мәкам белән Коръән укый иде. Халык аны бик яратты. 40 елга якын бу хезмәтне намус белән башкарды, авылда мәчет төзүне башлап йөрде. Соңгы мәртәбә авылда Коръәнне 2009 елның март аенда укыды. Ул чакта инде әткәй Чаллы шәһәрендә, безнең, ягъни балалары каравында яши иде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1 дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Кёнигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен», «Мәскәү оборонасы өчен», «Киевны алган өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Бер бүләкләү кәгазендә болай язылган: «В бою в районе Виндкайме 21 марта 1945 года Сафин Миннемухамед проявил мужество и отвагу. Противник сильно обстреливал огневые позиции. Тов. Сафин М.С. оставался на посту и умело вел огонь. Когда вышли из строя его боевые товарищи он выполнял обязанности и наводчика, и снарядного, и замкового, при этом не задерживая вел прицельный огонь, уничтожая многочисленные живое силы и техники противника. Сафин М.С. дисциплинирован, все приказы выполняет точно и в срок».

Әткәй белән горурланып яшәдем һәм яшим!

 

Факил Сафин.

30.04.2020.

Фото: Факил Сафинның шәхси архивыннан

 

#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн

#ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолкОнлайн


Комментарий язарга