* * *
Биек кенә тауның башларында
Лачын кошлар корган пар оя.
Хәсрәт кенә аша, хәсрәт белән
Сабырларны сыный бу дөнья.

Лачын гына кошкай үз баласын
Киек җәнлекләрдән алдырмас.
Акыллы ла бәндә дөньялыкта
Яман гына атын калдырмас.

Җиккән генә атның турылары
Үргә таба ыргып менмидер.
Гомерләрнең ике килмәгәнен
Гамьсез генә бәндә белмидер.

Биек кенә тауның итәкләре
Менгән генә саен түгәрәк.
Ходай сөеп биргән бер гомерне
Үткәрик лә, дуслар, бергәләп.

_original

Айлы юл

Кайтып киләм ай сукмагы төшкән юлдан…
Гомер юлым шул сукмактан узган сыман.
Кайтар, диеп, кайтар, диеп яшьлегемә,
Тулган айга ялварулы кулым сузам.
Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам.
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Балачагым чыгар сыман.

Кайтып киләм ай сукмагы төшкән юлдан…
Бу сукмагым киләчәккә юллар сузган.
Үтә гомер, үтә, туктап тормас һич тә;
Юлларымда кышын буран, җәен томан…
Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам.
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Сөйгән ярым чыгар сыман.

Кайтам еллар аша, кайтам җырлар аша,
Яшьлегемә кулым сузам…
Йөгрә-атлый миңа каршы шушы юлдан
Балачагым чыгар сыман…
Йөгрә-йөгрә миңа каршы шушы юлдан
Яшьлек ярым чыгар сыман…

 

* * *
Балачакта, күбәләктәй канатланып,
Оча идем кунып гөлдән-гөлгә…
Бик сак кына карап тора иде хәят:
Тия күрмә берүк, тия күрмә!

Канатлары ныгып җитмәс борын
Егылмасын диеп гөл таҗыннан,
Үз канат астына сыендырып,
Әнкәм килә иде гел алдымнан.

Үскәч, очар коштай канатланып,
Гөл таҗыннан күчтем зәңгәр күккә…
Сөйгән ярым миңа иңен куйды:
Болытлардан, диеп, егылып төшмә!

…Инде хәзер очар канат талган,
Гөл дә ымсындырмый, зәңгәр күк тә…
Иң дә куймый беркем һәм әйтми дә
Егылып китмә, диеп, егылып китмә!..

 

* * *
Балачакта, әле һаман истә,
Бәйләгәндә әнкәм кырда көлтә,
«Кул арама керер» диптер инде,
Ала иде үзе белән эшкә.
Ай урагын салып иңнәренә,
Итәген кыстырып билләренә;
Күлмәгенең бәби итәкләре
Җилфер-җилфер иде җилдә генә…
Кулы белән гел төзәтер иде
Яулык читендәге бөдрәләрен…
Саф-саф булып тезелеп ятар иде
Ул бәйләгән киндер көлтәләре.
Көлтәләрне тезәр иде аннан
Гаскәр-гаскәр итеп чүмәләгә…
«Гөлҗа-а-ма-а-а-л» дип җырлар сузар иде,
Елап алыр иде – күрмәгәндә…
Мин дә әнкәм кебек тезеп-тезеп
Сала идем киндер учмаларын…
Ашамый да йоклап китә идем,
Өйгә кайткач, көне буе арып.
Әнкәм һаман мактап торыр иде:
«Кулың, диеп, ятып тора эшкә…
Көлтә генә түгел, гомереңне
Яшә шулай тезеп бер тәртипкә».
…Гомер үтә торды. Язмыш миңа
Сынауларны бирде көлтә-көлтә…
Һәр учмасын йөрәгемә тезеп,
Яшәп ятам шулай бер тәртиптә…

 

* * *
Бүләк иткән ак шәлемне, әнкәй,
Иңнәреңә бер дә япмыйсың;
Керләнмәсен диеп, төреп кенә
Иске сандыгыңда саклыйсың.

Мин бит аны сатып алган идем,
Ашка барган чакта ябар дип,
Озак кайтмый торып сагындырсам,
«Кызым бүләге» дип карар дип.

…Ә син аны һаман кызганасың,
Кара тисә, дисең, керләнсә…
Ап-ак күңелеңә ак шәлкәең
Бик килешер иде югыйсә!

Ничә әйттең инде: «Шәлеңне, дип,
Үлсәм, кире алып китәрсең…»
Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине
Алмаштыра алыр микән соң?!

 

* * *
Рәнҗемә миңа, инәкәем,
Хат язмыйча тилмерткәнем өчен.
Җәяү барып җитмәс җирдә яшәп,
Сагындырткан, көйдерткәнем өчен.

Рәнҗемә, денсез булмасам да,
Уразалар тотмаганым өчен.
Балачакта, башка сабак укып,
Намазларың отмаганым өчен.

Рәнҗемә ак чәчләрең өчен,
Йокысыз үткәргән төннәр өчен…
Рәнҗемә, күз нурыңны түгеп,
Үстергәнмен, диеп, ниләр өчен.

Рәнҗемә: «Әни янына, – дип, –
Онытты бу елга бер кайтасын…»
Онытмадым! Һәр көн куркып яшим,
Белеп яшим… кемне югалтасым…

 

Әнкәй калды өйдә

Туган ягым белән саубуллашып
Китеп барган җирдән,
Йөрәгемне чәнчеп алды сагыш –
«Әнкәй калды өйдә!..»
Мин борылып кирегә йөгердем,
Атылып кердем өйгә!
Муенына сарылып пышылдадым:
«Әнкәй, калдың өйдә…»
«Елама син, кызым, сөен генә
Мин калганга өйдә.
Мин барында еш кайтырга тырыш,
Озын-озак йөрмә… –
Диде әнием чәчләремнән сыйпап,
Карап минем күзгә, –
Бу дөньяга мәңгелеккә диеп
Килми беребез дә…
Озак еллар насыйп булсын әле
Әйтүләр, һай, сезгә:
Мине, диеп, әнкәй көтеп тора,
Әнкәй калды өйдә…»

…Кая барсам, кайларда йөрсәм дә,
Шул сүз күңелемдә:
«Өйдә мине әнкәй көтеп тора,
Әнкәй калды өйдә!»

* * *
Мин бер гөлдәй бу җиһанга күзем ачтым.
Торып бастым.
Уңга бактым.
Сулга бактым…
Дөрләп торган уттан гайре һични таптым.
Мин шул уттан йөрәгемә учак яктым.
Язда яндым.
Җәйдә яндым.
Дөрләп яндым!..
Беркем күмер өстәмәде. Үз күмерем.
Яна-яна уза бардым бер гомерем.
Көзгә кердем…
Әле һаман йөрәгемдә утым дөрли ничә заман.
Һаман янам.
Һаман янам.
Сүндермәккә, салкын диеп, сиптем суын.
Шул салкыннан пеште җаным, янды уем…
«Янмыйм!» дигән уемны мин читкә кудым.
Янә киттем.
Кышка җиттем…
Җавап учак кабынырын өмет иттем.
Барам,барам…
Кая табан?!.
Бу җиһанда уттан башка, йә, ни таптым?! –
Утта яндым.
Утлар яктым… –
Һични таптым!..

 

* * *
Моңа кадәр белмәгәнмен генә –
Төннәр о-о-з-з-ы-н икән.
Шатлык белән кайгы арасында –
Бер кул сузым икән.

Белмәгәнмен: мамык юрганның да
Җылысы юк икән.
Ялгызларның сабыр коелары
Тум-тулы ук икән.

Гел елыйсы гына килеп тора –
Кич тә иртән икән…
Җаның саклап, сине бер чеметем
Өмет йөртә икән.

Кешеләрнең яхшы сүзләре дә
Кайчак агу икән.
Иң читене – гомер уртасында
Ялгыз калу икән…

Минем өчен бары шул җиткән…

Уйсу гына җиргә күлләр күчкән,
Ай шәүләсе суларын кискән…
Синнән башка күңел көткәнем юк –
Минем өчен бары шул җиткән.

Ай сарысы микән, сагыш микән
Күл өстенә сары төс сипкән…
Белеп яшим синең бар икәнне –
Минем өчен бары шул җиткән.

Сары гына төшкән күл суларын
Ярларына ятып кем эчкән?..
Уйлыйм, ул да мине көтәдер, дип, –
Минем өчен бары шул җиткән.

Күл суларын эчеп үлән үскән,
Үлән өсләренә чык төшкән…
Көтә белү олы бәхеттер ул –
Минем өчен бары шул җиткән…

 

Бер адымга гына…

Мин йөргәндә уйлап очратырга
Җир йөзенең әллә кай ягында,
Син булгансың икән миннән бары
Бер адымда гына, бер адымда гына…

Уртаклашыр кеше табалмыйча,
Кайгылардан ут йоткан чагында,
Син булгансың икән миннән бары
Бер адымда гына, бер адымда гына…

Гомер юлын синсез кичә алмам –
Бул янымда, гел җанымда гына…
Җирдән киткән чакта син соңга кал
Бер адымга гына, бер адымга гына…

 

* * *
Таң алдыннан сандугачлар
Җанымны салды моңга.
Алай моңлы түгел идем,
Әллә ни булды миңа?!

Чык бөртеге, таҗдан күчеп,
Керфек очыма кунды…
Мөлдерәп елап җибәрдем –
Миңа соң ниләр булды?!

Тезләнеп торам каршыңда,
Сәер карама миңа!
Үзең мине моңга салдың, –
Күңелемне ач, дөнья!

Кил әле, тезлән каршыма,
Тотыныйк кулны кулга.
Куеныңа салып кына
Юатчы мине, дөнья!

Комментарий

  1. Кунел туреннэн,йорэк тобеннэн тибеп чыккан шигырьлэрегезне гел укыйсы гына килеп тора. Без эйтэ алмаган тел очында торганнарны сэйлэн урынына тезэсез,рэхмэт яусын!Сезнен шигырьлэрне алдагы гомердэ дэ укырга язсын,алла боерса.Исэнлек-саулык,бетмэс ИЛХАМ сезгэ!Рэхмэт.


Комментарий язарга