Логотип «Мәйдан» журналы

Сабын суда юк булмас!

Соңгы айларда сабынга ихтирам бермә-бер артты. Кулларны бик еш юып торабыз. Бу бик дөрес. Ә өй шартларында бик яхшы сыек сабын эшләп булганын беләсезме?Савытта кечкенә булып калган сабын кисәге белән...

Соңгы айларда сабынга ихтирам бермә-бер артты. Кулларны бик еш юып торабыз. Бу бик дөрес. Ә өй шартларында бик яхшы сыек сабын эшләп булганын беләсезме?2e5ba51eb839c0e6f88b115eb54f6300
Савытта кечкенә булып калган сабын кисәге белән юыну да уңайсыз, кайвакыт ташларга да жәл кебек. Шуңа кемнәрдер аларны җыеп та бара. Һәм бик дөрес эшли. Бу кисәкләрдән бер дигән сыек сабын эшләргә мөмкин.
Моның өчен сабын кисәкләрен кыргычтан чыгарабыз да аңа бераз лимон суты, глицерин кушабыз. Өстенә кайнап чыккан су коеп, болгатабыз һәм ике-өч көнгә “төнәтергә” калдырабыз.
Әзер сабынны дозаторлы савытка бушатабыз һәм рәхәтләнеп юынабыз.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sabin-suda-yuk-bulmas-369254/

Комментарийлар