Логотип «Мәйдан» журналы

Сабантуй

Сабантуй – туган халкымныңТиңдәшсез тантанасы!Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,Әйтегез, кайда бар соң?! Ядкаре бөек Болгарның,Хаҗитархан, Урданың.Сарматларда, КаганаттаСабантуйлар булган ул! Сабан ту...

Сабантуй – туган халкымның
Тиңдәшсез тантанасы!
Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,
Әйтегез, кайда бар соң?!
 
Ядкаре бөек Болгарның,
Хаҗитархан, Урданың.
Сарматларда, Каганатта
Сабантуйлар булган ул!
 
Сабан туе орыш түгел,
Ярыш, алыш – сынатма.
Мәйданнарга сөлге тотып
Чыгып баскан ир-атка
 
Төбәлгән ил-йорт карашы,
Алымы ни, ысулы.
Аксакаллар хөкем итәр,
Хаклык булмас кысулы...
 
Җитезләрнең җитезе кем,
Матурлардан кем матур?
Тапкырларның тапкыры кем,
Батырлардан кем батыр?
 
Барлау кирәк, санлау кирәк,
Данлау кирәк аларны.
Батырлары булса гына,
Халык гомере дәвамлы.
 
Фото: https://kuda-kazan.ru/

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019)

Комментарийлар