Логотип «Мәйдан» журналы

"Сабантуй гүзәле" бәйгесенә 25 ел

Быел "Сабантуй гүзәле" бәйгесенә 25 ел тула: Чаллыда 1993 елдан башлап Сабантуй гүзәлен сайлыйлар. Шул вакыт эчендә конкурста 950 кыз катнашырга өлгергән. Бәйгедә җиңгән кызларның алга таба тормышы ни...

Быел "Сабантуй гүзәле" бәйгесенә 25 ел тула: Чаллыда 1993 елдан башлап Сабантуй гүзәлен сайлыйлар. 
Шул вакыт эчендә конкурста 950 кыз катнашырга өлгергән. Бәйгедә җиңгән кызларның алга таба тормышы ничек дәвам иткән соң?
Беренче Сабантуй гүзәленә 56 яшь
img_5afe67c9b2cb5_sabantuj-liliya Фото: гаилә архивы
Лилия Гайсина - "Сабантуй гүзәле" конкурсының тәүге җиңүчесе. Бәйгедә катнашканда аңа 31 яшь булган. Хәзерге вакытта аңа 56 яшь, ул лаеклы ялда. Җиңүе турында бөтен нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Ул вакытта конкурсны кечкенә генә сәхнәдә "Эврика" яшьләр үзәгендә үткәргәннәр. Костюмнарны кызлар үзләре теккән, спонсорлар булмаган. Лилия әлеге мәдәният үзәгендә режиссер булып эшләгән, конкурста катнашырга аны оештыручылар үгетләп ризалаштырган.
img_5afe67ae55ed6_sabantuj-liliya2
Ул вакытта Лилия инде кияүдә булган, ире белән ике кыз тәрбияләгәннәр.
Лилия Гайсина быел "Сабантуй гүзәле" конкурсының жюри әгъзасы булачак.
 
"Җиңгәч бездән дә бәхетле кеше булмагандыр. Мин үземнең милләтемне күрсәттем, мин - татар хатын-кызы дип горурландым", - дип искә төшерә Лилия.
Хәзерге көндә беренче Сабантуй гүзәленең дүрт оныгы бар, лаеклы ялга чыгар алдыннан ул шәһәркүләм чаралар уздыру буенча сәнгать җитәкчесе булып эшләде. 2012 елда "Суперәби" конкурсында җиңү яулады.
 
1996 елгы җиңүченең кызы "Сабантуй гүзәле-2018" таҗы өчен көрәшәчәк
img_5afe68528ee75_firdusa-guzele
 
Фирдүсә Әюпова, М.Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназия директоры, 22 ел элек "Сабантуй гүзәле" җиңүчесе булган. Ул вакытта Фирдүсә Казанда укып кайтып, Чаллы көллиятенә укытучы булып эшкә урнашкан була. Конкурс турындагы белдерүне күреп, сайлап алу турына бара. 1996 елны бәйге беренче тапкыр "Энергетик" мәдәният сараеның зур сәхнәсенә менә. Катнашучы 10 кызны визажистлар, хореограф, сәхнә осталары өйрәтә. Шул ук елны күчеп йөрүче таҗны да әзерлиләр.
img_5afe683409ddf_firdusa2 Фото: http://chelny-izvest.ru/
Фирдүсә Әюпова хәзерге вакытта 2 нче гимназия директоры булып эшли.
Быел аның 20 яшьлек кызы әлеге конкурста катнаша. Азиләгә финалга әзерләнергә әнисе ярдәм итә.
 
«Сабантуй гүзәле-2016» - башлангыч сыйныф укытучысы
img_5afe68a4bffad_fanzilya2
Фәнзилә Закилова 2016 елда әлеге конкурста җиңә. Бу аның хыялы була. Финалның икенче көнендә кызга 19 яшь тула.
Фәнзилә читтән торып педуниверситетта белем ала.
Хәзерге вакытта ул "Татар кызы-2018" конкурсында катнашырга әзерләнә. Бәйрәм чараларын алып баручы һәм 54 нче гимназиядә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
 
 
Чыганак: http://chelny-izvest.ru/

 
 

Комментарийлар