Логотип «Мәйдан» журналы

Сабантуй быел ТНВ каналында онлайн-режимда уза

2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде. Марафон 07: 00...



2020нче елда коронавирус пандемиясе аркасында барлык бәйрәмнәр телевидение форматына күчте.



prazdnik


ТНВ телеканалы 4 июль көнне онлайн-режимда узучы Сабантуйга үзенчәлекле телемарафон әзерләде. Марафон 07: 00 сәгатьтә «Sиңа Mиннән Sәлам» программасында котлаулардан башлана. Ул көн дәвамында барачак. Котлаулар төрле районнардан танылган кешеләрдән, авылдашлардан яңгыраячак. Биредә ватандашлар бер-берсен җылы сүзләр, җырлар, фоторәсемнәр һәм видеороликлар белән котлый.




11:30 сәгатьтә «Татарлар» программасында бөтен Россия һәм бөтендөнья буйлап алдагы елларда узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк.




12:00 сәгатьтә Мәдәният институты ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты күрсәтәчәк. Концертта төрле милләт вәкилләре катнаша.




14:30 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Татарстанның Азнакай районында алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме булачак.




15:00 сәгатьтә Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан ипподромында Сабантуй-2020 уңаеннан оештырган концерт күрсәтеләчәк.




17:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Самарада алдагы елларда узган Сабантуй бәйрәме тәкъдим ителәчәк.




18:00 сәгатьтә «Халкым минем» программасы кысаларында Новосибирскида узган федераль Сабантуй – 2019 булачак.




20:30 сәгатьтә бәйрәм телемарафоны «Халкым минем» программасы кысаларында Эстониядә узган Европа-2019 Сабантуе белән тәмамланачак.




Көн дәвамында республика буенча узачак барлык онлайн-чаралар турында мәгълүмати программалар эфирында ТНВ телеканалы хәбәрчеләре сөйләячәк һәм бәйрәм рухын җиткерәчәк.


 
Фото: Владимир Васильев

Комментарийлар