Саба – «китап» сүзенең синонимы!

Саба муниципаль районы, Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектында республикада беренчелекне алып, 2021 елда да «Татарстанның иң күп татарча китап укый торган районы» исеменә лаек булды. Әлеге дәрәҗәле исемгә ия булу юлында ниләр эшләнә? Бүгенге укучы нинди ул? Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән БИЛАЛОВА әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

 

– Ләйсән ханым, китап укучыны китапханәчедән дә яхшырак белүче юктыр. Сезнең районда укучылар нинди китапларга өстенлек бирә?

– Өлкән китап укучыларыбыз күбрәк детектив, мәхәббәт турында романнарга өстенлек бирәләр. Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова, Олег Рой, Алина Знаменская, Анна һәм Сергей Литвиновлар, Владимир Колычев, Дарья Донцова әсәрләренә сорау зур. Яшьләр психология темасы кагылган китапларны яратып укый. Кече яшьтәге балалар әкиятләр ярата, ә олырак яшьтәге балалар фантастика, детектив, төрле кызыклы хикәяләр сорый.

– Укучы китапханәдә булмаган китапны сорап килсә, нишлисез?

Укучы сораган китаплар китапханә фондында булмаска да мөмкин. Социаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән китапларны күреп, китапханәгә әлеге китапны алырга киләләр. Андый чаклар була. Ул очракта без соралган китапны махсус дәфтәргә язып куябыз һәм китапханә фондына алып кайтырга тырышабыз.

– Ун, егерме ел элеккеге һәм бүгенге укучы нинди ул? Аерма зурмы?

Элекке һәм бүгенге укучы арасында үзгәреш, әлбәттә, бар. Замана үзгәргән саен, китап укучылар да үзгәрә. Хәзер күбебез көнне смартфон, планшетларсыз күз алдына да китерә алмый. Ярты сәгатькә ут кына бетсен, шунда ук паника башлана. Ә бит кайчан гына яңа телефон өчен түгел, ә китапханәдә яңа китап алыр өчен чират тора идек. Хәзер дә китап сөючеләр, аның һәр битен укып ләззәт алучылар бар әле. Бүгенге заманда кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез әйләнми. Безнең Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсеннән һәм район балалар китапханәсеннән кеше бер дә өзелми.

– Шулай да, интернет пәрәвезе тулысынча «йотмасын» өчен, укучыны китап укуга ничек җәлеп итәсез?

Бүген китапханәче эше – даими иҗат процессы. Аларның кул кушырып, күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Бигрәк тә балалар өчен чаралар әзерләгәндә никадәр фантазия эшкә җигелә! Акцияләр, китап уку буенча җәйге бәйгеләр, интеллектуаль уеннар оештыралар, тематик кичәләргә сценарийлар язалар, үзләре үк шул чараларда шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр, кызык итеп уенлы интерактив күргәзмәләр оештыралар, артист буларак театраль тамашаларда катнашалар. Шулай итеп, бүген китапханәче – сценарий авторы, артист та, нәфис сүз остасы һәм режиссер да.

– Заманча китапханә нинди ул? Аның эш алымнары үзгәме?

Замана белән бергә атлар өчен «укырга, укырга һәм укырга» кирәк. Электрон документлар йөртү, аралашу системасында да мәгълүмати навигатор булу шарт. Проект язу өчен генә дә никадәр иҗади көчеңне куярга кирәк. «Модель китапханә» – шулай ук заманча китапханәнең бер үрнәге.

2021 елда Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Т. С. Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Татарстан районнарында модель китапханәләр булдыру буенча сайлап алу конкурсында грант отты. «Модель китапханә» ул әле заманча китапханә булу гына түгел, әлеге җиһазларны эштә дөрес итеп куллану да. Чөнки мондый китапханәләр алдына халыкка белемгә, мәгълүматка, мәдәни кыйммәтләргә чыгу өчен ярдәм итү бурычы да куела. Заманча китапханәгә килеп, кеше үзенә кирәкле мәгълүматны фондта сакланучы китаплар арасыннан гына түгел, бөтендөнья челтәренә чыгып та таба һәм куллана ала.

– Сезнең районда 2021 елда иң күп укылган ун китапны атап китегез әле.

– Зурлар һәм яшьләр Г. Галимуллинаның «Кояшлы дала кызы», З. Кадыйрованың «Яраларың белән яратырмын», Н. Әхмәдиевның «Мөнирстан», З. Хәкимнең «Газап», А. Әхмәтгалиеваның «Ак читек», «Кичке таң», Р. Шәйдуллинаның «Карт шомырт хатирәсе», Н. Гыйматдинованың «Үлмәс», А. Знаменскаяның «Венерин башмачок», М. Метлицскаяның «Свои и чужие» китапларын яратып укыган булсалар, балалар әкиятләр җыентыгы, А. Алишның «Ана әкиятләре», Г. Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», Д. Роулингның «Гарри Поттер», Холли Вебб китапларын, Алмаз Гыймадиевның «Телефонлы кәҗә», Ләлә Гыймадиеваның «Ике әни һәм математика» китапларын яратып укыдылар.

– Сезнеңчә, бүген укучыга нинди китаплар кирәк?

– Әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Гади, маҗаралы, җиңел укыла торган әсәрләр кирәк. Хәзерге көндә китап сатып алучылар санаулы булган кебек, вакытлы матбугат басмаларын яздырып алучылар саны да кимеде. Шушы сәбәптән китапханәләрнең эшен көчәйтү өчен матбугат басмалары китапханәләргә күбрәк бирелсен иде.

– Әдәбиятыбызның киләчәге татарча укырга теләгән яшь буында да бит әле. Балаларга китап уку культурасын ничек йоктырырга?

– Күпьеллык тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, баланың уй-фикер үсеше китап укудан килә. Әнисенең матур рәсемле, ачык төсләр белән ясалган китаптан әкият укыганын бала йотлыгып тыңлый, исендә калдыра. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә. Әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда исә бала, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга яки шатланырга өйрәнә. Бурычыбыз – укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Мәсәлән, моңа безнең Саба район балалар китапханәсенең «Мин кулыма китап алам», «Безнең уен» һәм «Әдәби алан» проектлары үрнәк булып тора. Китапханәчеләр һәр укучыга шәхес итеп карый, күңелен күтәрә беләләр, баланың үз-үзенә ышанычын үстерәләр. Өмет хисен тәрбиялиләр, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмыйлар, матур йомшак сүзләре белән укучылар күңелендә сабырлык, тормышны ярату хисләре уяталар.

Китапханәгә килеп электрон китаплар уку, тыңлау мөмкинлеге бармы?

– Китапханәдә электрон китаплар уку мөмкинлеге бар. 2010 елдан Татарстан Республикасының «Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проекты тормышка ашырыла. Аның максаты – Татарстан, Россия һәм чит ил гражданнарына һәм китапханә хезмәткәрләренә Татарстан китапханәләренең җыелма электрон каталогына керү мөмкинлеген тәэмин итүче мәгълүмат системасын төзү. Кыска гына вакыт эчендә барлык кирәкле мәгълүматны китапханәләр фондларыннан теләсә кайсы файдаланучыга табарга мөмкинлек бирүче Татарстан Милли электрон китапханәсе порталы Республика китапханәләре ресурсларына бердәм керү ноктасы булып тора.

 

Әңгәмәне тулысынча безнең февраль саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга