Логотип «Мәйдан» журналы

Руль артында тәмәке тартсаң, эштән куачаклар

9 ноябрьдән Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренең руль артында вакытта тәмәке тарту һәм кәрәзле телефоннан сөйләшүләренә каршы көрәш буенча махсус айлык старт алды. Шул уңайдан ай дәвамында шәһәр...


9 ноябрьдән Казанда җәмәгать транспорты йөртүчеләренең руль артында вакытта тәмәке тарту һәм кәрәзле телефоннан сөйләшүләренә каршы көрәш буенча махсус айлык старт алды. Шул уңайдан ай дәвамында шәһәрдә махсус чаралар үткәреләчәк.



Оператив реакция белдерү өчен Башкарма комитетның Транспорт комитетында тәүлек әйләнәсе кайнар линия эшләячәк. Әлеге телефон номеры – 275-30-50.
Транспорт предприятиеләрендә “Выбор” профилактик бәйлелек үзәге хезмәткәрләре катнашлыгында тематик очрашулар үткәреләчәк. 19 ноябрьдә билгеләп үтелә торган тәмәкедән баш тарту көнендә “Тәмәкене конфетка алмаштыр” акциясе уздырылачак.
Айлык дәвамында теркәлгән барлык тәртип бозулар да Транспорт комитетындагы комиссиядә атна саен каралачак. Нәтиҗәләр буенча тәртип бозучыларга карата административ җәзадан алып, эштән азат итүгә кадәрге чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

Комментарийлар