Бу яшел тәмләткечне бакчагызда үстерми калмагыз.
Укроп, петрушка, базилик, розмарин, эстрагон кебек тәмләткечләрне салатлар әзерләгәндә, кышкылыкка помидор, кыяр тозлаганда кулланалар.
Кинзә (кориандр) — баллы, эфир майлы үлән. Аның яшь бәбәкләрен аш тәмләткеч итеп, ә җимешләрен камыр ризыклары пешергәндә кушалар.
Майоранның чәчәк атканчы киселгән яшел өлеше аш тәмләткеч буларак кулланыла. Кулинариядә майоранны ит фаршына кушалар. Бу үсемлекнең киптерелгән онын төрле ашларга, кыздырылган иткә, гөмбәгә, соусларга сибәләр.
Эстрагонның яфраклары итле, балыклы, кош итеннән, йомыркадан әзерләнгән ризыклар өчен бик яхшы тәмләткеч. Ит ризыкларын әзерләгәндә лимонлы чабыр үләне яфракларын кулланалар.
Кулинариядә розмаринны зәйтүн маена да кушалар, бәрән ите, бәрәңге, икенче ашлар пешергәндә аннан да хуш исле тәмләткечне таба алмассыз.
Фото: https://kiziltan.ru