Логотип «Мәйдан» журналы

"Розалар" печеньесы - матур да, тәмле дә!

Камыр: 250 г эремчек1 кап маргарин2 йомырка сарысы2 стакан он1 аш кашыгы шикәр комыванилинКрем:2 йомырка агы1 стакан шикәр комыЭремчекне йомшартылган маргарин белән болгатырга. Аннан йомырка сарысы, ш...

Камыр:
mnyrn5cao2i
250 г эремчек
1 кап маргарин
2 йомырка сарысы
2 стакан он
1 аш кашыгы шикәр комы
ванилин
Крем:
2 йомырка агы
1 стакан шикәр комы
Эремчекне йомшартылган маргарин белән болгатырга. Аннан йомырка сарысы, шикәр комы, он, ванилин өстәп, камыр басарга.
Крем өчен башта йомырка агының үзен генә, ә аннары аз-азлап шикәр комы өсти-өсти, каты күбек барлыкка килгәнче тугларга.
Камырны 4 өлешкә бүлеп, овал рәвешендә (25*15 см) җәяргә. Җәемнәрне 2-3әр аш кашыгы крем ясарга.
Җәемнәрне рулет итеп төреп, 2,5-3 см калынлыкта кисәргә. "Розалар"ның кырыйларын матурлап ачып, кәгазь җәелгән табага тезәргә. 200 градуслы кызулыктагы духовкада алтынсу төскә кергәнче пешерергә.
 
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар