Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын ТАССР төзелүгә 100 ел тулу белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан котлады.«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне олы юбилей — Татарстан А...



Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан котлады.



aaa


«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! Сезне олы юбилей — Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!




Нәкъ бер гасыр элек — 1920 елның 25 июнендә хакимият вәкаләтләре тулысынча Вакытлы революцион комитетка тапшырылып, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелү турындагы декреты реаль эчтәлек белән тулыландырылды. Бу — татар халкы һәм республикабызның күпмилләтле халкы тарихында хәзерге Татарстанның төзелүенә нигез салынган әһәмиятле чор.




Авыр сәнәгать, авиация һәм суднолар төзү тармакларын, илебез машина төзү өлкәсе флагманы — КамАЗны оештыру, авыл хуҗалыгының нәтиҗәле үсеше, нефть чыгара башлау, нефть химиясе комплексын, дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни һәм мәгариф үзәкләрен булдыру, мәдәни  казанышларга ирешү республиканың тарихи елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды.




Хәтер һәм дан елында Бөек Ватан сугышы чорында тиңдәшсез сугыш һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән татарстанлылар алдында тагын бер кат баш иябез. Җиңүчеләр буыны безнең өчен фидакарьлек, каһарманлык, кыюлык һәм рухи ныклык үрнәге булып тора. Ватаныбыз бәйсезлеген яклап, аны фашизмнан азат итү хакына яуга күтәрелгән фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре илебезне торгызуда зур көч куйды, аның алга таба үсеше өчен нык җирлек булдырды.




Сугыштан соңгы елларда ук халкыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә татар автономиясе Советлар Союзының алдынгы республикаларының берсенә әверелде.




Яңа дәүләтчелек төзелү һәм формацияләр алмашыну елларына туры килгән катлаулы чорны Татарстан лаеклы рәвештә узды, җитештерү комплексын саклап калып, федераль үзәк ярдәме белән киң колачлы социаль программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар булдырды.




Бүген Татарстан — Россиянең иң актив үсештә булган төбәкләреннән берсе. Ул Ватаныбыз куәтен арттыруга һәм аның оборона мөмкинлекләрен ныгытуга хезмәт итә, илебез лидеры Владимир Владимирович Путинның көчле Россия төзүгә юнәлдерелгән курсына тугры кала.




Без туган республикабызның алгарышына үзләреннән өлеш керткән барлык татарстанлыларга чиксез рәхмәтлебез.




Ата-бабаларыбызның бай мирасы, милләтара һәм динара татулык, җитештерүдә зур мөмкинлекләр һәм киләчәккә омтылышыбыз уңыш-казанышларыбызның нигезен тәшкил итә. Татарстан Республикасы — безнең горурлыгыбыз һәм иртәгесе көнгә ышанычыбыз ул!




Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм иминлек телим», диелә котлау текстында.


Комментарийлар