Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды

Татарстанның үзәк район хастаханәләренә кичә, 24 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.«Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту прогр...

Татарстанның үзәк район хастаханәләренә кичә, 24 сентябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 70 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды<br>
«Татарстанның ашыгыч ярдәм автопаркын яңарту программасын тәмамлыйбыз. Без ашыгыч ярдәм хезмәте өчен 187 машина, 4 мобиль поликлиника һәм өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен 43 автомобиль сатып алдык. Яңа транспорт табиблар эшенә уңай тәэсир итәр дип уйлыйм», — диде республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Вручение автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения РТ
Быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн сум акча бүлеп биргән.
Вручение автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения РТ
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко сүзләренчә, стандартлар буенча «ашыгыч ярдәм» автомобильләрен биш ел файдаланганнан соң яңага алмаштыралар.
«Район үзәк хастаханәләренә, Татарстан һәм Казан районнарының ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә яңа автомобильләр алды», - диде министр урынбасары.
Вручение автомобилей скорой медицинской помощи учреждениям здравоохранения РТ
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/24/194169/

Комментарийлар