Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Башкортстан татарлары – ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда яшәүче татарларның ике республика арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәчәкләрен билгеләп узды. Бу хакта ул Уфада журналистларга...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда яшәүче татарларның ике республика арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәчәкләрен билгеләп узды. Бу хакта ул Уфада журналистларга әйтте. Биредә Башкортстанда Татарстан көннәре уза.
Рөстәм Миңнеханов: Башкортстан татарлары – ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм
Рөстәм Миңнеханов Башкортстан татарларының үзара элемтәләрне якынайту өчен бер этәргеч бирүенә игътибар юнәлтте. “Монда бер миллион татар яши. Алар монда бик матур итеп эшли. Кичә очрашу булды, алар бик канәгать Мондагы татарлар безнең элемтәләр ныграк, якынрак булсын өчен ярдәм итәчәк”, - диде.
“Безне Башкортстанда татарлар гына түгел, бөтен Башкортстан халкы бик җылы, матур итеп кабул итте. Бер шигем дә юк: килешүгә куллар куйдык. Без киләчәктә дә ике республика ничек итеп дус яшәргә тиеш дигән мәсьәләдә Россия күләмендә үрнәк булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184795/

Комментарийлар