Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә НДСны арттыру турында карар кабул ителде

Дәүләт Думасы өченче укылышта өстәмә бәягә салымның күләмен арттыру турындагы карарга тавыш бирде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.2019 елның 1 гыйнварыннан НДС бүгенге көндәге 18% тан 20% ка кадәр к...

Дәүләт Думасы өченче укылышта өстәмә бәягә салымның күләмен арттыру турындагы карарга тавыш бирде. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.2019 елның 1 гыйнварыннан НДС бүгенге көндәге 18% тан 20% ка кадәр күтәрелә. Шулай итеп, Финанслар министрлыгы илнең бюджетын уртача 620 миллиард сумга баетырга планлаштыра, ә 6 ел эчендә – якынча ике триллион сум җыела.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерүенчә, НДС буенча ташламалар саклана, нигездә, бу төп хезмәтләр һәм социаль яктан мөһим булган товарларга кагыла. Әмма калган башка товарлар һәм хезмәтләр НДС үсү сәбәпле кыйммәтләнәчәк.
 
Фото: РИА «Новости» / Владимир Трефилов.
 

Комментарийлар