Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә "Мир" картасы белән браслет һәм брелоклар ярдәмендә түләргә мөмкин булачак

 "Мир" банк карталары хуҗалары браслет һәм брелоклар ярдәмендә түли алачак, дип яза  "Известия" газетасы.Әгәр сумма бер меңнән артып китмәсә, теләсә кайсы түләүне картасыз һәм PIN-кодсыз башкарып...

 
"Мир" банк карталары хуҗалары браслет һәм брелоклар ярдәмендә түли алачак, дип яза  "Известия" газетасы.
Әгәр сумма бер меңнән артып китмәсә, теләсә кайсы түләүне картасыз һәм PIN-кодсыз башкарып булачак, дип белдерәләр. Түләү өчен әлеге аксессуарны терминалга тидереп алырга гына кирәк.
Белгечләр фикеренчә, браслет һәм брелоклар бик уңайлы булачак, чөнки түләү вакытын кыскартачак. Ләкин шунысы да бар, бу җайланмалар көтмәгәндә эшләүдән туктарга мөмкин һәм аксессуарны югалткан очракта мошенниклар кулына эләгү куркынычы бар.
 

Комментарийлар