Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә милли республикалар туган телдә имтихан бирүне кайтаруны таләп итә

Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектына багышланган түгәрәк өстәлдә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр катнашты.Россиядәге милли республикалар 9нчы һәм 11нче сыйныфла...

Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектына багышланган түгәрәк өстәлдә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр катнашты.


Россиядәге милли республикалар 9нчы һәм 11нче сыйныфларда туган телдә имтихан бирү мөмкинлеген кире кайтаруны таләп итә. «Гомуми белем бирү системасында туган телләр үсеше: сәяси-хокукый актлар» темасына узган түгәрәк өстәлдә кабул ителгән резолюциядә шул хакта әйтелгән.
Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектына багышланган түгәрәк өстәлдә депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни хезмәткәрләр катнашты.
«Федераль законнар ярдәмендә телләрнең тигезлеге, аларның ирекле үсеше тәэмин ителгән Россия Федерациясе кебек күпмилләтле ил өчен, әлеге закон тәкъдиме үзара хөрмәтле милләтара мөнәсәбәтләрне какшата, Россия халыклары телләрен саклауны тәэмин итми», — диелгән резолюциядә.
Җәмәгать вәкилләре Дәүләт Думасыннан «Мәгариф турында"гы федераль законга гражданнарның, кадрлар һәм укыту-методик тәэмин ителеш белән, туган телдә урта гомуми белем алу конституцион хокукын тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итте.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Россия Хөкүмәтенә таләпләр куйды. Алар «Россия Федерациясе республикалары дәүләт теле» уку дисциплинасын укытуны уку планнарының инвариант өлешендә, укучыларның һәм аларның законлы вәкилләре — әти-әниләре сайлау хокукы белән, ныгытуны сорый.
Шулай ук таләпләрдә «Туган тел» уку дисциплинасын аерым укытуны кертү бар.

 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар