Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрәчәк

12 июньнән Россиядә балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.Әлеге яңалык нигезендә, чик буе хез...

12 июньнән Россиядә балаларның чит илгә чыгу тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
aeroport-bala
Әлеге яңалык нигезендә, чик буе хезмәте балигъ булмаган гражданинның чит илгә чыгарга риза түгеллеге турындагы гаризаларны кабул итүдән туктаячак, чөнки аны быелның 11 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән расланган яңа исемлектән төшереп калдырдылар.
«Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның 12 июненнән чик буе органнары гражданнардан Россия Федерациясендә яшәүче балигъ булмаган гражданинның чит илгә чыгарга риза түгеллеге турында гаризалар кабул итми», - дип искәрттеләр Федераль куркынычсызлык хезмәтенең иҗтимагый элемтәләр үзәге матбугат хезмәтендә.
Мондый гаризаларны кабул итү һәм исәпкә алу Россия Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләрендә төбәк һәм район дәрәҗәләрендә башкарылачак. Моннан тыш, баланың чит илгә чыгарга риза булмавы турындагы гаризаны дипломатик илчелекләр яки Россиянең консуллык учреждениеләрендә дә тапшырырга мөмкин.
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187871/

Комментарийлар