Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Язучылар берлеге Татарстан берлеген үз составына алу теләген белдерде

17 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов белән очрашкан. Россия Язучылар берлеге киләсе елда Татарстан Язучылар берлеге илкүләм язучы...

17 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов белән очрашкан. Россия Язучылар берлеге киләсе елда Татарстан Язучылар берлеге илкүләм язучылар берлеге составына керер дип күзаллый. Бу хакта Россия Язучылар берлегенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Билгеле булганча, федерациянең Татарстаннан кала барлык субъектларында Россия Язучылар берлегенең региональ оешмалары бар. СССР Язучылар берлеге таркалгач, Татарстан язучылары Россия берлегенә кермәде. 30 ел диярлек илнең һәм Татарстанның әдәби тормышы параллель барды», дип язылган Россия Язучылар берлеге сайтында.
«Россия Язучылар берлеге секретариаты һәрвакыт Берлек тарихы бөек татар әдәбиятыннан башка була алмый дип әйтә килде. Безнең күпмилләтле мәдәнияттә татар милли колориты җитми. Бүген ике җитәкче очрашып әлеге хәлне төзәтүгә омтылышларын һәм теләкләрен белдерде», диелә бу хәбәрдә.
Россия Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, Николай Иванов татар язучылары белән очрашырга Казанга килергә җыена. Ул аларга Мәскәү позициясен белдерәчәк. Шулай ук республика җитәкчелеге белән очрашу турында да уйланыла.
Быел Татарстан Язучылар берлегенең отчет-сайлау съезды булырга тиеш иде. Әмма пандемия сәбәпле аны кичектерергә туры килде. Ә идарә үзара гына җыелып Берлек рәисе Данил Салиховның вәкаләтләрен бер елга яки съезд булганчыга кадәр озайтты.
 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/culture/18-11-2020/rossiya-yazuchylar-berlege-tatarstan-berlegen-z-sostavyna-alu-tel-gen-belderde-5786530

Комментарийлар