Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Хөкүмәте балалы гаиләләр өчен ипотека буенча яңа ташламаларны килештерде

Россия Хөкүмәте ипотека алган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа чараларны килештерде.РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Гайдар форумында шул хакта сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр...

Россия Хөкүмәте ипотека алган балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча яңа чараларны килештерде.





РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Гайдар форумында шул хакта сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Биредә ташламалы процент ставкасы чорын арттыру яки кредит түләү дәверендә ташламалы процент ставкасын билгеләүгә бәйле яңалыклар турында сүз бара.
Моннан тыш, Голикова 4 процентка арттыру шарты белән Россия Банкының төп ставкасы күләменнән чыгып исәпләнгән субсидияне дә телгә алды.
Тагын бер ярдәм чарасы – өченче яки аннан соңгы баласы туган гаилә бурычларының бер өлешен исәптән чыгаруга алмаш сыйфатында банкка акчаларын кире кайтару. Әлеге сумма кредит буенча әҗәт күләменең 10 процентына тигез, әмма 450 мең сумнан да артып китә алмый.
 


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар