Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Төзелеш министрлыгы: җәй айларында кайнар сусыз өч көн генә торачакбыз

Алга таба торак йортларда кайнар су белән тәэмин итүне бары тик өч көнгә генә туктатып торачаклар.РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы кайнар суны туктатып торуның яңа срокларын бер елд...

Алга таба торак йортларда кайнар су белән тәэмин итүне бары тик өч көнгә генә туктатып торачаклар.
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы кайнар суны туктатып торуның яңа срокларын бер елдан соң рәсмиләштерергә ниятли. Бу хакта Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Андрей Чибис "Коммерсант"ка биргән интервьюсында хәбәр иткән.
Министр урынбасары интервью кысаларында җәй айларында кайнар су бирүне туктату бик күпләрне борчучы мәсьәлә диде.
«Эксперимент кысаларында берничә шәһәрнең зур участокларында кайнар суны туктатуны өч көнгә генә калдыру мөмкин булды. Тагын бер ел күбрәк шәһәрләрдә шул рәвешле эшләп карыйбыз, аннан соң яңа срокларны рәсмиләштерергә планлаштырабыз», — диде Чибис.
 
 

Комментарийлар