Логотип «Мәйдан» журналы

Россия тимер юлларында душ, суыткыч, микроволновкалы плацкарт вагоннар булачак

Россиянең «Трансмашхолдинг» җитештерүчесе Россия тимер юллары холдингы заказы буенча яңа плацкарт вагоннар төзи. Яңа вагоннарда розетка, душ һәм суыткыч белән микроволновкалы сервис зоналары булачак....

Россиянең «Трансмашхолдинг» җитештерүчесе Россия тимер юллары холдингы заказы буенча яңа плацкарт вагоннар төзи. Яңа вагоннарда розетка, душ һәм суыткыч белән микроволновкалы сервис зоналары булачак. Бу хакта «Трансмашхолдинг» пассажир транспортын үстерү буенча генераль директор урынбасары Александр Лошмановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
poezd
«Федераль пассажирлар компаниясе» һәм «Трансмашхолдинг» төркеме агымдагы елның апрель аенда Рига вокзалында душ, сейф, суыткыч һәм микроволновка булган яңа купе вагонын тәкъдим иттеләр, диелә агентлык хәбәрендә.
«Рига вокзалында тәкъдим ителгән купе вагон аналоглары буенча без шундый ук плацкарт вагон ясыйбыз. Гомуми зоналарга килгәндә, сервис, душ, мәгълүмати кыр - барысы да купе вагоннарындагы кебек бер үк сценарий буенча гамәлгә ашырылачак», - диде Александр Лошманов.
Яңа плацкартта шулай ук полканың бөтен озынлыгы буенча пәрдә урнаштыру мөмкинлеге дә бар, дип өстәде ул. «Безнең бу карар да эшкәртүдә булды. Әгәр Федераль пассажирлар компаниясе пәрдә урнаштырырга тели икән, мондый опция каралган», - дип аңлатты Александр Ломшанов.
Аның сүзләренә караганда, вагон төзелеше бара, аны 2019 елның октябрендә файдалануга куярга планлаштыралар.
Фото: социаль челтәрдән

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186780/

Комментарийлар