Логотип «Мәйдан» журналы

"Россия студентлар язы" гран-при иясе билгеле булды

"Россия студентлар язы" илкүләм финалының "Төбәк программалары" юнәлешендә Гран-при тапшырдылар. Шамил АБДЮШЕВ фотосыБу юнәлештәге лауреатларны Казан "Баскет-холл"ында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгын...

"Россия студентлар язы" илкүләм финалының "Төбәк программалары" юнәлешендә Гран-при тапшырдылар.
49391e59d0ce0bd24fe2cb1a5031cf2c_L Шамил АБДЮШЕВ фотосы
Бу юнәлештәге лауреатларны Казан "Баскет-холл"ында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов бүләкләде, дип җиткерә "Татар-информ".
"Майда төбәкләрнең берсендә "Россия студентлар язы" узганда, ул төбәккә уңыш елмая. Ә Казан өч тапкыр отты. Меңләгән яшьләр искиткеч бәйрәм оештырды. Бүген Татарстанның энергиясе һәм осталыгы ун тапкыр арткан", - дип белдерде Страдзе һәм министр Дмитрий Ливанов исеменнән илнең иң талантлы яшьләрен котлады. Ул шулай ук, быел фестивальдә иң яхшы катнашучыларга РФ Президенты премияләре саны артканлыгын да әйтте.
Владимир Леонов, үз чиратында, "Студентлар язы"н искиткеч бәйрәм, дип бәяләде.
Бу юнәлештә Гран-при өчен РФның 30 субъекты көрәште. Өченче дәрәҗә лауреатлары итеп берьюлы өч төбәк делегациясе танылды, алар – Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Кемерово өлкәсе. Икенче урында – Приморье крае һәм Санкт-Петербург, ә беренче дәрәҗә лауреат итеп Ханты-Манси автономияле округы (Югра) танылды. Гран-прига Татарстан ия булды.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар