Быел Россиянең күпчелек төбәгендә җәйнең беренче ае шактый җылы булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.

devochka-na-katere

Антициклоннар өстенлек итәчәк районнарда явым-төшем аз булыр дип фаразлана. Биредә Россиянең үзәк өлеше, Төньяк-Көнбатыш федераль округның көнчыгышы, Идел буе, Түбән Идел буе һәм Төньяк Кавказ республикалары хакында сүз бара.

Аның сүзләренчә, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә ай башында тәүлеклек уртача температура, гадәттә, +15,6 градус була, ә июнь ахырында һава тагын бераз җылына.

«Быел июнь җылырак булырга: термометрның терекөмеш баганасы төнлә +10-15, көндез +20-25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Салкынайткан вакытта төнлә температураның +4-9, көндез +15 градуска кадәр түбәнәюе ихтимал», — диде Паршина.

Смоленск, Брянск, Амур өлкәләрендә, шулай ук Камчатка һәм Хабаровск краенда җәйнең беренче аенда һава торышы климатик норма чигендә булыр дип көтелә. Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында, Көнбатыш Себердә (Омск, Томск, Новосибирск һәм Кемерово өлкәләре) бер-ике градуска җылырак булачак.

 


Комментарий язарга