Россиянең Европа өлешенә салкыннарга алмашка яңа җылыну дулкыны киләчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәгенең кыска вакытлы һава торышы фаразлары бүлеге мөдире Александр Голубев хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

deti-s-zontom

«Шул ук вакытта температура күтәрелү салмак булачак», — дип ачыклык кертте белгеч.

Идел буе федераль округында юеш карлы яңгырларга алмашка яңгырлар явып, һава температурасы күтәреләчәк. Идел буе федераль округының төньягында ул төнлә +1…+6 градус җылы, ә көндез +6дан +11 градуска кадәр, көньякта +3тән +8гә кадәр һәм +10 градустан +15 градуска кадәр җылы булачак.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан синоптикларының фаразлавы буенча, 11 октябрьдә төньяк циклон республикага җил, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы +7… +12 градуска кадәр җылыначак.
Фото: https://pixabay.com/
https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/194995/

Комментарий язарга