Логотип «Мәйдан» журналы

Россия мәгариф министры "Worldskills" чемпионаты объектлары белән танышты

Бүген "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) VII илкүләм чемпионат объектларын Россия мәгариф министры Ольга Васильева карап чыкты.Биредә шулай ук...

Бүген "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) VII илкүләм чемпионат объектларын Россия мәгариф министры Ольга Васильева карап чыкты.
Россия мәгариф министры
Биредә шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Яшь профессионаллар" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм "Kazan Expo" генераль директоры Роберт Миннегалиев катнашты.
"Кызганычка каршы, Ольга Юрьевна Чемпионатның ачылышында һәм төп көннәрендә катнаша алмады, әмма аның бөтен нәрсәне карап чыгу теләге зур иде. Шуңа күрә ул бүген экспертлар һәм катнашучылар белән танышып узды", - диде ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
"Бу уртак проект булганга күрә Ольга Юрьевнаны бигрәк тә оештыру процессы һәм август аенда узачак WorldSkills дөньякүләм чемпионатына әзерлегебез кызыксындырды. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан без һәрвакыт зур ярдәм алабыз", - диде ул.

"Бүген Рөстәм Миннеханов белән узган очрашуда ике як та күп проектлар буенча уртак эш алып баруда теләктәшлек күрсәтте. Шуңа күрә эшче һөнәрләре киләчәктә дә бездә үсеш алачак. Безнең тарафтан да, Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан да ярдәм күрсәтеләчәк", - диде Рафис Борханов
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186852/

Комментарийлар