Логотип «Мәйдан» журналы

Россия һәм совет актеры Андрей Харитонов вафат булган

Якшәмбе көнне Россия һәм совет актеры Андрей Харитонов вафат булган. Бу хәбәрне үзенең Facebook аккаунтында режиссер Виталий Манский язган. Бу турында РИА Новости хәбәр итә.“Андрей Харитонов вафат бул...

Якшәмбе көнне Россия һәм совет актеры Андрей Харитонов вафат булган. Бу хәбәрне үзенең Facebook аккаунтында режиссер Виталий Манский язган. Бу турында РИА Новости хәбәр итә.
andrej-xaritonov
“Андрей Харитонов вафат булды... <...> Аны яраткан һәм хәтерләгән һәркемнең кайгысын уртаклашам”, - дип язган режиссер.
Актерга 59 яшь булган. Үлем сәбәпләре әйтелми.

  • Андрей Харитонов 1959 елда Киевта туган. Беренче тапкыр Овода роле белән, шул ук исемдәге кинода төшкән. Андрей Харитонов 30 артык роль башкарган. "Звезда и смерть Хоакина Мурьеты", "Человек-невидимка", "Тайна "Черных дроздов", "Вольный ветер" фильмнарында төп рольләрне уйнаган.



  • 1984-1990 елларда Мәскәүнең Кече театрында әйдәп баручы артист була. 1991 елда Харитонов "Жажда страсти" фильмын төшерә. Әлеге фильм бик күп бүләкләргә, шул исәптән “Кино для избранных” конкурсында “Кинотавр” фестиваленең махсус бүләгенә лаек була.


Фото: интернеттан

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188638/

Комментарийлар