Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Дәүләт Думасы «ипотека каникуллары турында» закон проектын кабул итте

Россия Дәүләт Думасы депутатлары «ипотека каникуллары» турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта «Дума ТВ»ның электрон ресурсы хәбәр итте.«Тиешле карарны парламентның түбән палатасы...

Россия Дәүләт Думасы депутатлары «ипотека каникуллары» турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта «Дума ТВ»ның электрон ресурсы хәбәр итте.
«Тиешле карарны парламентның түбән палатасы депутатлары пәнҗешәмбе, 18 апрельдә, кабул итте. Документ авыр тормыш хәлендә калган гражданнарның мөлкәт хокукларын яклауга юнәлдерелгән», - диелә хәбәрдә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, закон проекты буенча «ипотека каникуллары» авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк. Шундый очраклар дип проектны оештыручылар эшне югалтуны, I яки II төркем инвалид булуны, тәрбиядә гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары булган якын туганының үлемен, ике айдан да күбрәк вакытлыча эшкә яраксызлык, шулай ук бурычка алучының яки аның иренең хезмәт хаклары яки кереме алдагы айдагыдан 30 проценттан артыгракка кимүен саный.
Элегрәк Дәүләт Думасы «ипотека каникуллары»н 15 миллион сумнан артык кредитларга кулланмаска тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, Владимир Путин элек тәкъдим иткәнчә, «ипотека каникуллары» хокукы бирелгән кредитларга һәм закон үз көченә кергәннән соң россиялеләр рәсмиләштергәннәргә дә кагылачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184790/

Комментарийлар