Логотип «Мәйдан» журналы

Россия баш диетологы җәйгә ябыгу өчен киңәшләр белән уртаклашты

Җәйгә ябыгу өчен кечкенә тәлинкәдән ашарга һәм суыткычтан ераграк булырга кирәк. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».«К...

Җәйгә ябыгу өчен кечкенә тәлинкәдән ашарга һәм суыткычтан ераграк булырга кирәк. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».
«Кечкенә генә хәйлә бар. Мәсәлән, аш бүлмәсендә түгел, башка бүлмәдә ашарга кирәк. Сезнең аш бүлмәсендә суыткычыгыз янәшәдә. Әгәр барырга икән - бу инде ялкаулык. Аннары ризык күп булып тоелсын өчен кечкенә тәлинкәләрдән дә ашарга кирәк әле. Бу психологик хәйләләр», — дип сөйләде диетолог.
Ул шулай ук сосиска, сардельки һәм колбасаларны рационнан алырга киңәш итте, чөнки аларда май күп, яшелчә һәм җиләк-җимеш өстәргә кирәк. Икмәкне бөртеклеләр кушылган яки эре итеп тарттырылган оннан пешерелгәнен ашау мәслихәт.
"Ашыкмыйча ашагыз. Без бит сезнең белән беләбез реаль һәм психологик туклану аермасы -20-25 минут. Аңлы рәвештә акрынрак ашау кыен, чөнки син ач һәм барысы да берьюлы ашыйсы килә. Әгәр кечкенә тәлинкәгә яшел тәмләткечкә күбрәк салсаң, син ашыкмыйча ашаганчы, 20 минут вакыт уза", - диде Виктор Тутельян.
Аның сүзләренә караганда, шулай ук рационнан кондитер эшләнмәләрен төшереп калдырырга һәм кулланыла торган шикәр күләмен чикләргә кирәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/12/186119/

Комментарийлар