Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор татарстанлылардан снюс белән кайда сату итүләре турында хәбәр көтә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Татарстан халкы нинди киоскларда, ларекларда һәм кибетләрдә снюс белән сәүдә итүләрен...


Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Татарстан халкы нинди киоскларда, ларекларда һәм кибетләрдә снюс белән сәүдә итүләрен хәбәр итсен өчен кайнар линия ачты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.


0166

«Бүген безгә мондый продукцияне сату урыннарына тикшерү үткәрү һәм әйләнештән алу өчен халыкның хәбәр итүе кирәк. Без Татарстанның битараф булмаган кешеләреннән хәбәрләр көтеп калабыз. Безнең бурыч булып, республика территориясендә әлеге продукция сатуны балалар яңа ел каникулларыннан чыгуга бетерү тора», — дип аңлатты Татарстанның баш санитар табибы.


25 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 яшьтән кечерәк затларга никотинлы продукция сатуны тыю турындагы законга кул куйды, гамәлдәге законга төзәтмәләр һәм өстәмәләр федераль дәрәҗәдә — РФ Дәүләт Думасында да әзерләнә.

 
Фото: татар-информ архивы

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар